erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үлән яндырмагыз!

Көз көне үлән бик нык кибә һәм янгын куркынычы тудыра.  Гражданнарны участокларда, контейнерларда һәм ачык территориядә чүп-чар яндырган өчен җаваплылык турында кисәтәбез. Шулай ук участокларда һәм кырларда коры үлән яндыру, тиешле булмаган урыннарда тәмәке тарту һәм сүндерелмәгән тәмәке ташлап калдыру тыела. Балаларның ут белән уйнавын кисәтегез.

 

Әгәр каядыр коры үлән, чүп-чар яки учак януын күрсәгез һәм үз көчегез белән янгынны җиңә алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Участокларны чистартудан барлыкка килгән чүп-чар яндырылырга түгел, ә чүплеккә чыгарылырга тиеш.

Аеруча зур игътибарны урман массивлары янәшәсендә урнашкан, шулай ук дача хуҗалыкларына бирелә торган торак пунктларга юнәлтергә кирәк.  Бакчачылыкта, яшелчәчелектә һәм дача берләшмәләре рәисләренә, урман кишәрлекләрендә эшләүче гражданнарга янгынга каршы чараларга аерым игътибар бирүләрен сорыйбыз.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен дисциплинар, административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Рөстәм Сафин,

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X