Мәчетләрдә рухи-сәламәтләндерү курслары
Бу балаларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү өчен уңай мөмкинлек.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Арча районы территориясендәге (шәһәрдә, авылларда)күп кенә мәчетләрдә Ислам динен өйрәнү буенча рухи-сәламәтләндерү курслары уза.
Малайлар һәм кызлар берничә көн дәвамында дин нигезләрен, тәһәрат алырга һәм намаз укырга өйрәнәләр, ата-аналарга һәм өлкәннәргә карата булган игелекләр турында беләләр. Шулай ук, саф һавада актив уеннар уздырыла. Бу балаларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү өчен уңай мөмкинлек.
Безгә балаларны тәрбияләүдә бик зур өлеш кертергә кирәк. Балалар-безнең киләчәгебез һәм аларны динебезгә өйрәтү безнең бурыч. Моны эшләмәсәк, социаль челтәрләр аларга башка кыйммәтләр сеңдерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев