erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәгъсүмҗан Сабиров: “Бер кешегә дә сөйләгәнем юк иде. Җиңеләеп калгандай булдым”

Аның белән без Божадагы үзе төзегән өендә очраштык һәм бик озак сөйләшеп утырдык.

Нинди генә язмышлар юк дөньяда. Бу кечерәк кенә буйлы, әмма гаҗәеп олы йөрәкле кеше миндә соклану да уятты, гаҗәпләндерде дә, ул сөйләгәннәр тетрәндерде дә. Аннан шуның кадәр уңай энергия бөркелә, күңеленең һәр җепселендә изгелек ярылып ята. Бәлкем, шуңадыр да, очрашудан соң атна буена алган хисләрдән айный алмыйча шул дулкында йөздем. 

Арча районының Божа авылында тимер юл буенда участок сатып алып, үз көче белән йорт төзеп чыккан ул. 
– Агачлык иде монда. Шуларны кисеп, кышын атна буе яктым. Ә менә мәһабәт чыршыларны калдырдым. Алар минем бакчамны гына түгел, күңелемне дә бизи, тәнемә сихәт, үземә ләззәт бирә, – ди Мәгъсүмҗан абый. – Аннан бөтен булган акчаларыма шушы йортны салып чыктым. Үзем. Кияүләр бик булышты. Алар бик әйбәт минем.
– Тимер юл буен ук сайлагансыз икән. Тавыш бит, – дигән сүзләремә көлде генә.
– Мин тимер юл буенда урнашкан авылда туып-үстем. Миңа ул тавыш музыка кебек. Кичләрен баскычка чыгып утырып, тынлыкны бозып ишетелгән поезд тавышын тыңлап торам.

Ниндидер бер рәхәтлек бирә ул миңа, – диде. – Авыл кырыенда читтә булса да, юлларны чистартып торалар. Әле карларны көрәргә, бераз күз-колак булырга дип кайткан идем. Үзем Казанда яшим. 
Сиздермичә генә капка төбенә, йортның тирә-ягына күз салам. Машина күренми кебек. “Электричкада йөрим”, – дип өстәде ул минем уйларымны сизгәндәй, аннан зур көрәкләрен баскычка терәп куйды да өйгә чакырды. “Өйнең эче алай ах итәрлек түгел инде, гаепләмәссез”, – дип куйды.
Тыштан артык зур күренмәгән иде, эчкә кергәч аптырап калдым. Иркен зал, балаларына, оныгына аерым бүлмә, уңайлыклары да бар. Артык әйбер күренми, әмма булганнары зәвык белән урнаштырылган.  Мәгъсүмҗан абый чәй куеп җибәрде дә, ул кайнаган арада кыскача гына үзе белән таныштырып китәргә булды. Аннан кыскача дигәнең... Ничектер ачылып китте ул. Санаулы гына вакыт эчендә әлегә кадәр күңеленең иң түрендә үк яшереп килгән серләрен сөйләп бирде. Соңыннан үзе дә: “Берәүгә дә сиздергәнем юк иде. Бушанып калгандай булдым”, – диде.

Мәгъсүмҗан Сабиров тумышы белән Кәче авылыннан (Божа белән Кәчене шул тимер юл гына аерып тора). Әтисе сугышта булган, исән-сау кайткан. Бөтен туганнары, әти-әни, әби-бабайсы, аларның барлык балалары Кәче зиратында җирләнгән. Барысы да бер тирәдә. Мәгъсүмҗан абый ел дәверендә, җәйме ул, кышмы, яз-көзме, атна саен зиратка кайта. 
– Үзебезнекеләрнең кабер-ләрен генә түгел, башкаларныкын да карап торам. Кемнәрдер ташлап киткән чүпләрне җыеп йөрим, күтәреп кырыйга чыгарып өям. Печәнен чабам. Җәен икешәр атна зиратка йөрим. Чүпләр бетмичә туктамыйм. Җиде-сигез ел шулай дәвам итә инде. Үз теләгем белән, беркем дә әйтми. Яратмаучылар да, ачуланучылар да бардыр. Әмма күп кеше килеп рәхмәт әйтә, үзләренекен караган өчен акча тәкъдим итүчеләр дә бар. “Мин акча өчен йөрмим. Бик түлисегез килә икән, шулай сөйләшәбез – мин ул акчаны инвалид балалары булган гаиләләргә илтеп бирәм. Риза булсагыз, алам”, – дим. Чыннан да шулай эшлим дә. 200 сум гына булса да, шундый шатланалар, рәхмәтләр укыйлар. Ә мин шуңа сөенәм һәм рәхәтлек алам, – ди Мәгъсүмҗан абый.  
Яшь кеше түгел инде ул. “Ничә яшьтә булсалар да, тулы тормыш белән яшәгән өлкәннәр, тормышлары яшьләр өчен дә үрнәк. Йөз яшьтә булсаң да, йөрәк унсигездә каладыр ул. Шулардан нәрсә булса да алып калсаң, үзе бер файда”. Бер танышымның шул сүзләре искә төште. Монда бүгенге көн яшьләре генә түгел, күпләр үрнәк алырлык мисал ярылып ята. 
– 1946 елгы мин. Сугыштан соң туганмын. Гаиләдә тугыз бала идек. Алты малай, өч кыз. Иң олы апам ачлыктан үлгән. Хәзер инде бер апам да мин генә исән. Барысы да бик яшьли вафат булдылар. “Миңа ничек озын гомер бирде икән Аллаһы Тәгалә?” – дигән соравыма үзем үк җавап бирәм: “Тормышымны кешеләргә изгелек кылуга багышлау өчендер, мөгаен. Мәгънәле булырга, авыруларга ярдәм итәргә тырыштым, гомерем буе берәүгә дә начарлык эшләмәдем. Һаман яхшылыкта күңелем. Исән йөрим, эшлим, төзелеш алып барам икән, шул изгелегем мине саклыйдыр, күрәсең”, – ди ул. – Әни минем бик түзем, акыллы, тырыш кеше булган. Бөтен гомерен, сәламәтлеген безне тәрбияләүгә багышлаган. Бик авыр тормышта яшәгәнбез без. Безнең хәтта койма да булмаган. Әти инвалид. Әмма әтидән башка без дә булмас идек. Барыбыз да таза-сау булып үстек, алтыбыз да армиядә хезмәт итеп кайттык. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кечкенәдән барысын да күргән, кичергән ул. Дүртенче сыйныфта укыганда авылда дуңгыз көтүе көткән. “Ә ул иң хурлыклы хезмәтләрнең берсе иде”, – ди. 
– Аннан бөтенебез бәхет эзләп чыгып киттек. Өйдә төпчек энебез Фиргать кенә калды. Ул да мәрхүм инде. Фиргать әти-әнинең азапланып салган төп нигезен саклап калды. Аның өчен бик рәхмәтлемен энемә, – ди Мәгъсүмҗан абый. – Мин ФЗӨгә киттем. Ул да шул булдыксызлар оясы иде инде. Әмма пас-портсыз тагын кая барасың? Тырышып укыдым, спорт белән шөгыльләндем, кичке мәктәптә белем алдым. Ачлык аркасында урлаулар бик күп иде. Шул күбесен рәшәткә артына илтеп тыкты. Әмма мин ул юлга басмадым. Уең дөреслектә булса, әти-әниең, туганнарың турында уйласаң, бөтенесенә дә түзәргә була. 
ФЗӨны ул зур тырышлык белән яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Заводта эшли башлый. Аннан армия сафларына алына. Германиядә хезмәт итә. Польшада, Чехословакиядә була. Өч елдан соң контракт төзеп тагын ике елга кала.

 – Шунда аякка бастым, – ди. – Андагы акча белән үзем яшәсәм, илдәге хезмәт хакын тормышлары җиңеләйсен дип әниләргә күчереп бардым. Ике елдан соң үз илемә кайттым. Чит җирләрдә йөрү туйдырды. ДОСААФка эшкә куйдылар. Коммунист идем, каршы килә алмадым. Өйләндем. Тулы тормыш белән яшәп китү өчен гаилә кирәк, дигән фикердә идем мин. 53 ел яшибез инде. Ике кызыбыз туды. Бөтен уем балалар турында булды. Диләрә кызым хәзер Арчада алтынчы мәктәптә укыта. Өч белем алды. Укысын, дидем. Олы кызым да укытучы. Анысы Казанда. Гаиләләре бар. Оныкларым үсеп килә. Хәзер инде оныклар турында кайгыртам. Балалар саклык кенәгәсе  ул. Күпме кертәсең, картая-картая проценты җыелып сиңа кайта. Аларга жәлләргә кирәкми. Кызларым – минем горурлыгым, оныкларым да өметемне аклый. Кияүләрем дә бик яхшы, кече җанлы, кешелекле, акыллы булып чыкты. Алар моны көн саен гамәлләре белән аклый. Олы кызымның бер баласы тумыштан сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле. Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк иде. Божада йортны да шуның өчен салдым. Җәйләрен кайтып, коляскада һава суларга чыгар, дип уйладым. Аның өчен аерым уңайлы бүлмә эшләдем, карават алып кайттылар. Күрми, ишетми, утырмый ул. Корсактан ашаталар, тамактан сулаталар. Кызым ире белән тәрбияли. Аның яныннан бер минутка да китеп булмый. Моңа кадәр хатын белән без карадык. Чөнки әти-әнисенә эшләргә, тормыш алып барырга, икенче улларын укытырга кирәк иде. Авырлыкларга карамый укыттык аны да. Хәзер ул югары урынны били, үзе бик булыша. Авыру оныгыбыз да үсте, егерме икенче яше белән бара, гәүдә зурайды, авырайды, көчебез җитми башлады. Ничек кенә булмасын, без аны бик яратабыз. Бөтенебез бер булып, бөтен тырышлыгыбызны шул балага бирәбез. Бердәмлек булса, таулар күчерергә мөмкин. Ул безнең гаиләбезнең татулыгын исбатлый. Кеше авырлык килгәндә сынала. Чыдый алмый өйдән чыгып киткән ирләр дә бар. Ә безнең кияү иң зур терәк булды. Аңа да, кызыбызга да эштә югары дәрәҗәләргә күтәрелү мөмкинлеге бар иде. Юк, алар бөтен барлыкларын балаларына багышлады. Киявем дә улы өчен өзелеп тора. Шатлыкларга бергә сөенергә, авырлыкларны бергә җиңәргә, бергә олыгаерга кирәк. Мин бу әйберләрне авыр булса да, түзәргә кирәк, дигәнне аңлату өчен сөйләдем. 

Оныгы өчен йөрәге елый, күңеле сыкрый аның. Барысы да бер йөрәккә бит. Баланың баласы балдан татлы, диләр. Бөтен борчылулары үзендә дә килеп чыга. Өч тапкыр инфаркт кичерә. Өченчесендә табиблар операция ясатмасаң, ике айдан артык яши алмыйсың, диләр. Бөтен тормышы күз алдына килеп баса аның. “Гомерем беткәндер, вакытым җиткәндер, үлсәм үләрмен, ясатмыйм”, – ди ул. Шулай да якты дөньяны калдырып китәсе килми. Табиблар рөхсәт бирмәсә дә, карават тирәли башта ун, аннан егерме адым ясый, бераздан коридорга чыга... Шулай аякка баса. Хәзер ул көн саен егерме километр ара үтә. 
– Бер үлеп терелгәннән соң бөтен нәрсәдән баш тарттым. Сәламәтлек булмаса, бернәрсә дә кирәкми икән. Дача, фатир, машина – нәрсә бар, барысын да балалар, оныкларга бүлеп бетердем. Бу йорт та минем исемдә түгел. Өстә эш урыныннан биргән бушлат, аякта итек, башта иске бүрек калды, – ди ул шаяртып. – Әмма бу миңа килгән соңгы сынау булмаган икән әле. Өч ел элек хатыным авырып китте. Инсульт дип шөбхә тудырды. Дәваланды. Аякка басты, әмма аның үзен генә калдырмыйм мин. 
Бу көнне дә ул тизрәк Казанга хатыны янына кайтырга ашыкты. 
– Без бу дөньяга кешеләргә ярдәм итү, аларның авырлык-ларын җиңеләйтү өчен килгән.  Мин балаларга булышам, зиратны карап торам, кешеләрнең рәхмәтләрен ишетәм. Шул миңа яшәргә көч бирә, – ди әңгәмәдәшем. 
Мәгъсүмҗан абый мине капка төбенә кадәр озата чыкты. “Әле монда кар баскан. Җәен оҗмах бакчасына әверелдерәм мин аны. Бакчамда җаның ни тели, шул үсә”, – дип кунакка чакырды. Күпмедер ара үткәч, борылып карадым. Көрәккә таянган да мине күзәтә. Карашымны сизеп кул болгады. Минем күземә ул бу мизгелдә дөньядагы иң матур, иң яшь кешеләрнең берсе булып күренде. Чөнки аның күңеле яшь, изге һәм матур.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев