erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мактаганны яратмыйлар

Тагын җыелышлар турында.

Районда халык җыеннары, хисап җыелышлары бара. Шундый җыелышларның берсендә бер куштаны торып урындагы җитәкчене мактый башлаган. Менә эшләр гөрләп бара, без сезне яратабыз, бар да эшләнде, бернинди проблема калмады бездә, дип сиптерә икән бу.

Шуннан халык йокысыннан уянгандай дәррәү кабынып китә. Торып--торып проблемаларны әйтә башлыйлар. Нишләп безгә су юньләп килми, урам юллары да урыны--урыны белән үтәрлек түгел, утны да иртә сүндерәләр...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче җыелышта теге куштан дәшми. Аның җыелышларда дәшми калганы юк иде. Урындагы җитәкчелек алдан бәлки әйтеп куйгандыр, аңа сүз бирмәскә, дип. Ул мактаса,  тагын дәррәү тәнкыйть сүзләре китәр дип, шүрләгәннәрдер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X