erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәктәп ярминкәсен көтеп алабыз

Ел да шулай.

 Халык ярата аны. Җиләк-җимеше, яшелчәсе экологик яктан чиста һәм арзан дип. Сәхнәдә үзешчәннәр җырлап, самоварларда чәй кайнап тора. Бушлай чәй эчертәләр, 20-30 сум түләүле чәй өстәлләре дә бар.

 Район башлыгы Илшат Нуриев ел да мәктәпләр ярминкәсен карамый калмый. Бу юлы да иртән иртүк ярминкәчеләрнең хәлен белеп, мәктәп коллективлары үстергән яшелчә, җиләк-җимеш уңышлары белән танышып, рәхмәт әйтеп, хезмәтләрен югары бәяләде. Ә ярминкә, чыннан да, шәп иде! Берсеннән берсе уздырырга тырышканнар. Яңа Кырлай мәктәбе (дидекторы Зөлфия Хәйруллина) Габдулла Тукайның “Шүрәле”сен, “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”на кадәр алып килгән. Әкият геройлары ярминкәне тагын да күтәреп җибәрде.

Арчаның 6нчы мәктәбенең кабакларын күрсәгез иде! Алар, әйтерсең лә тереләр, мультфильм геройлары! Яшелчәләр белән бизәлгән зур эшләпә үзе бер хикмәт! Чуар әтәч, куянга кадәр алып килгәннәр! Коллектив эшләгән Арча районы һәйкәлләре күргәзмәсен дә шаккатып карап йөрдек. Атаклы сәүдәгәр Николай Сызганов яшәгән ике катлы йортка кадәр зур итеп эшләп куйганнар. 1890 елда төзелгән бу йортта бүген дә яшиләр.

Ярминкәдә суган, сарымсак, кишер, чөгендер, кәбестә, кабак, ташкабак, бәрәңге, кыяр, помидор, гөлҗимеш, кызыл, кара миләш... – бар да бар. Килосы 20 сум, 30-40 сум. Сарымсакны 200 сум, 250 сумга саттылар. “Нәрсәне бигрәк тә каты алалар?” – дип сорасаң, “Иң күбе суган, сарымсакны алалар”, -- дип әйттеләр. Үреп алып килгән суганнар да бар иде. Әнә Хәсәншәех мәктәбе сатучылары: “Суганны үреп алып килгән идек, алып бетерделәр, җайлы дип үргәнне алырга яраталар”, -- дип сөйләп тордылар.

Кәбестәнең килосы 10 сумга да бар иде. “Чиста җирдә үстерелгән, корттан агу да сипмәгән, безгә химик препаратлар сибәргә ярамый”, -- дия-дия кәбестәне мактап саттылар.

Лесхоз мәктәбе инде ул (директоры Васыйл Шакиров) ел да башкаларны уздырырга тырыша. Ул гадәттә дару үләннәре сатуы белән аерылып тора. Киптерелгән алмаларга кадәр алып килгәннәр. 50 сумнан каен себеркеләре бар. Аптека дип язылган аншлаг-күргәзмәләре әллә каян күренеп тора. Агачтан эшләнгән чыршы рәвешендәге күргәзмәгә эленгән кызыл миләш, көнбагыш, алма, әрем, виноград үзе бер көзге ярминкәгә ямь биреп тора.

Арчаның 5нче гимназиясе (директоры Нияз Муллаәхмәтов) чигелгән түбәтәйләре, калфаклары белән халыкны үзенә җәлеп итте. Инглиз теле укытучысы  Әлфия Сабирова: “Бу минем яраткан шөгылем. Мин кечкенәдән чигү, бәйләү белән кызыксынам, -- дип сөйләде. – Түбәтәйләр, калфаклар, милли киемнәр эшлим. Балаларга уенчык-мунчалаларны да иҗат итәм. Бик яратып алалар”. Дөрестән дә, Әлфия ханым иҗат иткән әйберләр белән кызыксынучылар күп иде.

Кәче мәктәбе (директоры Динә Ибраһимова) хезмәт укытучысы Гүзәлия Копылова төрледән--төрле яран гөлләре алып килгән. Кызлар һәм егетләр матур итеп чәй өстәле әзерләп куйган. Шунда сату өстәле янында гына. “Кызлар, чәй эчертегез әле!” – дип сораучылар бар. Кәче мәктәбе укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина бик рәхәтләнеп: “Сезгә яшел чәй ясыйммы, әллә кара чәйме?” – дия-дия, тәмле чәйләр ясап эчерә. Ташкичү мәктәбе дә (директоры Гөлия Сабирҗанова) бик матур итеп чәй өстәле оештырган. Бер апа шулай ук чәй ясап бирүләрен сорады. “Әйдәгез, әйдә, рәхим итегез, менә коймак, конфетлар. Чәйне лимон белән эчәсезме, әллә...”, -- дия-дия ветеранны сыйлый башладылар. Яңа Кырлай мәктәбенең чәй өстәленә самовар да менеп кунаклаган. Бер төркем ярминкәгә килүчеләр кабартма-коймаклар белән рәхәтләнеп гөр килеп сыйланып утырлар. Мондый игелекле эшләрне күреп күңел куана. Чәй өстәлләре һәр мәктәптә бар иде. Тулы бер чәйханә итеп оештыручылар да бар. Аларны сөйләп, аңлатып бетереп булмый. Үзеңә күрергә, чәйләп алырга кирәк.

Шушмабаш мәктәбе (директоры Рәзилә Шәймәрданова) бакчасында үстерелгән яшелчәләрне йөк машинасы белән алып килгән. Уңайлы итеп төрле зурлыктагы сетка капчыкларга тутырылган кишер, чөгендер, күбестә, бәрәңгеләрен рәхәтләнеп алалар. Афәрин, шушмабашлар!

Арчаның 7нче мәктәбе (директоры Ирек Исмәгыйлев) электән ярминкәгә зур әзерлек белән килә. Янәшәдә чәйханәсен эшләп куя. Сатуда көзге нигъмәтләрдән ни генә булмый! Быел да мулдан әзерләнгән алар. Бакчасында үскән кара миләш тә өстәл түрендә. Технология укытучысы Альбина ханым теккән хатын-кызларның баш киемнәрен бигрәк тә кызыксынып киеп карыйлар, сатып та алалар. Нибары 100 сум.

Янәшәдәге Җиңү паркында урнашкан чәчәк күргәзмәсе үзе бер дөнья. Мәктәп коллективлары, афәрин, зур тырышлык белән оештыра белә.

Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов та шунда. “Эх, кеше белеп бетерми бу ярминкәне, -- диде ул. – Нинди бай, әйбәт ярминкә! Ярминкә алдыннан зур аншлаглар язып эләргә кирәк. Реклама җитми... Гади хезмәт кешесенә, ветераннарга менә дигән ярминкә бит бу! Арзанга бөтен кирәк әйбер бар”.

...Халык килә—китә торды. Юк, буш китмәде. Тулы сумкалар белән, матур җырлар тыңлап, чәйләп, күңелләре булып кайтып китте алар. Безнең Арча районындагынадыр ул мондый мәктәп ярминкәләре! Һәр мәктәп сәүдәсе турында озын-озак сөйләп булыр иде. Бу сәүдә генә түгел, яз, җәй буе зур хезмәт куеп үстергән нигъмәтләр. Рәхмәт.

Румия Надршина.

Мәктәп ярминкәсен көтеп алабыз

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре