Мәктәп укучылары беррәттән пешекче һөнәре дә алалар
Бу кызыклы.
Арча районы мәктәп укучылары (15) Үрнәктәге агросәнәгать көллиятендә "Пешекче" һөнәре буенча укый башладылар. 10-11 сыйныф укучылары атнаның сишәмбе көнендә сәг.1дән соң үз җайлары белән Үрнәккә барып укыйлар. Пешекче һөнәренә. Укулар "Мәктәп укучыларын һөнәри укыту" дигән республика проекты кысаларында уза. "Укучылар теорияне кызыксынып өйрәнәләр, - ди укытучылары. - Әлбәттә, практик дәресләр аеруча кызыксыну уята".
"Төркем белән көллият укытучысы Аскарова Альбина җитәкчелек итә,- дип сөйләде безгә көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев. - Балаларны әти-әниләре көллияткә үзләре йөртә. Элек тә мәктәп укучыларын һөнәргә өйрәтү булган. Пешекче һөнәре, пешерергә, ризык әзерләргә өйрәнү ул баланың үзе өчен дә әйбәт. Эшкә өйрәнеп үсәләр. тормыш итү өчен кирәк".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев