Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен осталык классы узды
Тәрбиячеләр үзләре өчен гадәти дәресләрдә кулланырга мөмкин булган әзер универсаль инструмент алды.
“«МультИсток»- сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның тазалыгын коррекциялау буенча инновацион терапия” проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Арча шәһәренең 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен осталык классы уздырылды.
Чара “”МультИсток” студиясенең мөмкинлекләре чикләнгән балаларның танып-белү һәм сөйләм активлыгын үстерүдәге эш тәҗрибәсе" темасына багышланган иде. Педагогларга, нәтиҗәле коррекцион корал буларак, мультипликация мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр. Мультфильмнар булдыру процессында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар иҗади сәләтләрен ача, командада эшләргә, килешергә һәм гамәлләрне килештерергә өйрәнә. Бу аларның социаль адаптациясенә ярдәм итәчәк.
Тәҗрибәнең төп кыйммәте - сөйләм техникасы: балалар персонажлар артыннан җөмләләрне кабатлыйлар, бу исә сөйләмне башлап җибәрергә ярдәм итә.
Тәрбиячеләр үзләре өчен гадәти дәресләрдә кулланырга мөмкин булган әзер универсаль инструмент алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев