erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Мәликә, Батыр, Ефросиния, Давид: арчалылар балаларына нинди исемнәр кушкан?

Иң еш очрый торган исменәр арасында: Әмирхан, Ислам, Самир.

2024 елда Арча районы гражданелык хәлләре актларын теркәү  юүлегендә 183 бәби тууы теркәлгән. Аларның 77се – кыз, 106сы – малайлар.

Малайларга иң күп кушылган исемнәр арасында: Әмирхан, Ислам, Самир исемнәре. Шулай ук Айдан, Артур, Марк, Муса, Фәнзил исемнәре популяр.

Кызларга исә күбрәк Алинә, Мәликә, Зәлия, Ралина, Мәдинә дип кушканнар.

Сабыйларына үзенчәлекле исемнәр кушучы әти-әниләр дә бар. Шулай итеп узган 2024 елда Эрнест, Батыр, Арслан, Али, Давид, Касыйм, Ефросиния, Теона, Нәргизә, Җәннәт исемле яшь райондашларыбыз барлыкка килде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев