Марсель Хәлилов: «Шахмат мине күп нәрсәгә өйрәтте»
Рәхәтләнеп уйныйбыз, сөйләшәбез, аралашабыз
Шахмат мине күп нәрсәгә өйрәтте. Әле дә мин шушы тәгълимат буенча яшәргә тырышам.
Мине районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Идел буе беренчелегенә Самара өлкәсе Сызрань шәһәренә өлкәннәр арасындагы (60+) шахмат ярышына җибәрде, – дип сөйләде Марсель Хәлилов.
– Ярышта Башкортстан, Удмуртия, Мари Иле, Самара, Саранск өлкәләреннән шахматчылар катнашты. Үземнең машина белән бардым. Биектау районыннан бер шахматчы белән бергә юлга чыктык. Нәкъ 600 км араны үтеп, 7 сәгатьтән артыграк вакыт бардык. Анда мин кыска шахматта 3нче урынны алдым. Үзе бер яхшы күрсәткеч инде бу. Башта озын классика шахмат уены булды. Сызрань шәһәре Идел буенда бик матур урында урнашкан. Вертолет училищесы бар. Авыр төзелеш машинасы заводы, ит комбинаты, нефть эшкәртү заводы һ.б. эшләп килә. Ярышлар тәмамлангач, соңрак Сызрань командалары үзара ярышты. Мин бер команда составында уйнадым. Безнең команда беренче урынны алды. Иң күп очко җыючы буларак, мин Сызраньның кубогын алып кайттым.
– Сез ничә яшьтән шахмат уйныйсыз?
– 17 яшьтән. Шулай бервакыт Арча мәктәбеннән поездда Кәчегә кайтып барыш. 10 сыйныфта укыйбыз. Классташ егет Фоат Закиров агачтан ат фигурасы ясаган. Бу нәрсә, дип сорадым. Ат, шахмат уенында уйный торган фигура, диде Фоат. Безнең авылда Фатыйх абый Фазылов көчле шахматчы иде. Мин Фатыйх абый янына шахмат уйнарга йөри башладым. Аннан безнең авылда Радик абый күршедә генә фатирда торды, укытты. Шунда күршегә аның янына кереп, шахмат уйнарга өйрәндем. Радик абый бик акыллы, тәртипле кеше. Шуннан мине шахмат үзенә бөтереп алды инде. Ярышларда катнаша башладым.
– Шахмат уенын ни өчен яраттыгыз? Ул сезгә нәрсә бирә?
– Шахмат уены ул алдан уйларга мәҗбүр итә. Һәрбер адымыңны уйлап, син алдан нәрсә буласын белеп торырга тиеш. Тормышта уйларга мәҗбүр итә торган уеннар күп түгел. Шахмат мине күп нәрсәгә өйрәтте. Әле дә мин шушы тәгълимат буенча яшәргә тырышам. Бик мавыктыручан уен инде ул. Аның уен юлларын белеп бетереп булмый. Хәзер компьютер бу уенга бик каты килеп керде. Шахмат үзе бер тормыш мәктәбе. Башны да эшләтә, кеше белән аралашырга, сөйләшергә дә өйрәтә. Ул тормышның бер яшәү рәвеше. Шуңа күрә шахматны бик яратам. Кайбер кеше балыкка йөри, кайберәүләр - мәчеткә.., минем инде шушы шахмат.
– Сез районда җитәкче урыннарда эшләгән кеше. Сез бит әле көрәштегез дә!
– Әйе, элегрәк көрәштем. Ике тапкыр Арчада 80 килограмм авырлыкта баш батыр булып калдым. Кечкенәдән авыл сабантуйларында көрәшә идем. Казанда авыл хуҗалыгы институтында укыганда да татарча көрәш белән шөгыльләндем. Республика чемпионнары булып калган вакытлар да булды.
– Хәрәкәт – сәламәтлек, дибез. Йөрисезме, йөзәсезме?
– Җәен йөзәм, кышын йөрим.
– Җәен кайда йөзәсез?
– Иске Кырлай буасында. Анда су бик әйбәт. Чиста шундый. Буага кадәр асфальт юл килә. Көн саен су коенырга тырышам. Сәламәтлек үзеңнән тора. Ризыкны да дөрес ашарга кирәк. Дөрес ашау ул үзе бер фән. Аны бер-ике генә сүз белән әйтеп бетереп тә булмый. Мин үзем беренче сыйныфтан “Файдалы ризык – сәламәтлек” дигән фәнне укытыр идем. Рәсем, музыка, хәтта спортка караганда да дөрес ашау мөһимрәк. Дөрес уйларга, дөрес эшләргә һәм дөрес ашарга кирәк. Сәламәтлекнең нигезе – файдалы ашау.
– Мәсәлән.
– Мәсәлән, ит, бәрәңге, ипине тыйнак кына ашарга кирәк. Аларда клетчатка юк. Клетчатка ул кишер, кәбестәдә һәм башка яшелчә, җиләк-җимештә, боткаларда.
– Ә үзегез нәрсә ашыйсыз?
– Төрле боткалар, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвекләр... Ашау урынына чиста су гына да эчеп куя алам.
– Йөрәк табиблары күңел өчен аралашырга кешегез булсын, диләр. Ике кеше гәпләшеп утырасызмы, өчме, бишме...
– Менә без шахматта очрашабыз. Рәхәтләнеп уйныйбыз, сөйләшәбез, аралашабыз.
– Шулай кирәк тә! Уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев