Марсель Хәлилов “Татарстан Республикасының мактаулы ветераны“ медале тапшырылды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин Арча шәһәрендә яшәүче Хәлилов Марсель Миңгалим улына “Татарстан Республикасының мактаулы ветераны“ дигән медаль тапшырды.
Марсель Хәлилов районда билгеле шәхес. Кәче авылында туып үскән егет Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач “Курса“ колхозында баш агроном булып эшләде. Озакламый аны ВЛКСМның район комитетының беренче секретаре итеп сайладылар. Анда да ул үзен оста оештыручы, өметле җитәкче итеп күрсәтте. Шуннан “Коммунист“ колхозына (Сеҗе) рәис итеп сайланды. Шундый мәктәп узган белгечне КПСС райкомының икенче секретаре итеп сайладылар. Аннан соң ул районның, республиканың төрле оешмаларында җитәкчесе булды.
Марсель Миңгали улы лаеклы ялга чыккач та җәмгыятькә файдалы гамәлләр башкаруын дәвам итә. Ул районның шахмат федерациясен җитәкли, шахматны үстерүгә зур өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев