erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Марзия апа 90 яшьлек юбилеен каршылый (видео)

Бүген мәгариф ветераны Марзия Сабир кызы Кәримованы олы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов тәбрикләде.

Хәер, гомерен яшь буынны тәрбияләүгә , бик күпләргә беренче хәреф танырга, фәннәр патшасы - математика серләренә төшенергә багышлаган Марзия Сабировнаны бүген котлаучылар бер ул гына түгел, әлбәттә. Яраткан укытучыларын гомер бәйрәме белән районыбызның төрле почмакларыннан гына түгел , күрше Мамадыш, Балтачтан да тәбрикләүчеләр булды. Чөнки абруйлы мөгаллимәгә җитәкче вазифаларын башкарган тормыш иптәше Вагыйз ага белән алты урында эшләргә туры килгән. Ул чорда җитәкче җәмәгате булу бернинди өстенлек бирмәвен, киресенчә зур җаваплылык, өстәмә мәшәкатьләр тудыруын гына исәпкә алсак , Марзия апаның тырышлыгына исең китәрлек.

Хөрмәтле райондашыбызның олы тормыш юлына багышланган язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре