erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Машинагызны эвакуатор алып китмәсен, дисәгез...

ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин кар чистартырга комачаулаган машиналарны эвакуатор алып китәчәге турында белдерде.

Соңгы вакытта кар күп яуды, бураннары да ешаеп китте. Урамнарда кар көртләре барлыкка килде. “Әмма коммуналь хезмәтләр карны чистарта алмый. Чөнки кешеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, машиналарын теләсә кайда, җәяүле юл аркылу урынында, юл өстендә, инвалидлар машина кую урынында, тукталышта калдырып китәләр. Шуңа коммуналь хезмәтләр кар чистартырга комачаулаган машиналарны эвакуатор белән алырга булышуны сорап безгә мөрәҗәгать иттеләр.

Без үз чиратыбызда берничә көн рәттән рейдлар оештырдык”, – диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.Машина хуҗалары өчен ул кыйммәткә төшәчәк, чөнки тиешсез урында машина калдырган өчен штрафтан тыш аларга эвакуатор алып киткән, стоянкада торган өчен дә түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре