Машинада барганда яки самолетта очканда намаз укырга ярыймы? Аны ничек укырга?
Әлеге сорауга “Рәхмәтулла” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавап бирә.
“Рәхмәтулла” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев:
Самолетта очканда утырган килеш алга карап укырга кирәк. Рөкугъ вакытында бераз бөгелеп, ә сәҗдәдә тагын да иелеп башкарыла. Барасы урынга барып җиткәч, намазны каза рәвешендә кабат уку хәерлерәк, чөнки кыям, ягъни намаз вакытында басып тору һәм рөкугъ, сәҗдә намазның рөкеннәреннән санала, ягъни мәҗбүри өлеше.
Машина йөртүче намазны туктап укырга тиеш була. Пассажир шулай ук туктагач укый. Туктау каралмаган булса, ничек утырган, шул рәвешле укый. Алар да намазны каза рәвешендә кабат уку хәерлерәк.
Намазның рөкеннәрен гозерле, ягъни мәсәлән авырган кешегә генә калдырырга ярый.
Ягез, бер дога
اللهم وفقني ان اعفو عن الكل و احب الكل و
اتقوى نتيجة ذلك بالصحة و العافية
«Әллааһуммә, вәффикънии ан а‘фувә ‘анил-күл, вә үхиббәл-күл, вә әтәкавва нәтиҗәтә зәәликә бис-сыйхха вәл-‘аафия».
«Йа, Раббым, миңа һәр кешене кичерер өчен (гафу итәр өчен) һәм һәр кешене яратыр өчен тәуфыйк бир, һәм шул сәбәпле миңа сәламәтлек бир».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев