erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

​​​​​​​Матур, гөрләп үтте Арча Сабантуе!

Көрәшне дә рәхәтләнеп карады халык.

Районыбыз халкы менә дигән итеп эшли дә, сокланырлык итеп ял да итә белә. “Сабантуй ул – беренче чиратта игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең, азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышлык куйган һәркемнең бәйрәме. Туган җиргә мәхәббәт, тугрылык һәм хөрмәт белән башкарган авыр, әмма игелекле хезмәтегез өчен сезгә ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Хезмәт батырларына Сабантуйларда һәрчак урын түрдә булачак, алар хөрмәт һәм олылауга лаек”, – диде район башлыгы Илшат Нуриев Арча Сабантуен ачу тантанасында.

Әйе, игенчеләребез, белгечләр, җитәкчеләр быел гади булмаган шартларда язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыктылар. Һәр хуҗалыкның иң алдынгы механизаторларын мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләделәр. Аларның күбесенең исемнәре районда яхшы билгеле. “Абсолют чәчү батыры – 2022 исеменә лаек булган һәм беренче урынны яулаган “Кырлай” ширкәте тракторчысы Данил Рәхимов һәр елны сокланырлык итеп эшли. Кыр эшләре чорында район башлыгының бүләкләрен алмый калган елы юк. Улы Раил белән чәчү комплексында тәүлек буе эшлиләр.

“Язгы чәчү батыры – 2022” исеменә лаек булучылар исемлегендә “Ташкичү” ширкәтеннән Айрат Шаһидуллин да бар. Ул да хуҗалыкның төп терәге, чәчү комплексында бар чәчүне чәчә диярлек, аңа да уллары булыша. Үзләре чәчкән басуларны уҗымнар тишелгәч бергәләп карап чыгалар – чын игенчеләр гаиләсе!

“Курса МТСы” ширкәтеннән Мансур Хуҗиәхмәтов турында да мактау сүзләрен күп әйтергә була. Игелекле остаз да ул, яшьләргә киңәшләре белән ярдәм итә. Аның чәчү комплексы районда беренчеләрдән булып басуга чыга һәм иң яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Сабантуй кунакларын, район халкын Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тәбрикләде, шулай ук Россия көне белән котлады.    

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде.

Сабантуйны ачу мизгелләре истә калырлык булды. Педагогика көллияте, сәнгать мәктәбе, барлык мәдәният хезмәткәрләре чыгышы ямь өстенә ямь булды, рәхмәт үзләренә!

Бизәлгән атлар килеп керүгә мәйдан тагын да ямьләнеп китә. Тайларга кадәр бар! Тәэсирләндерерлек, сокландырырлык тамаша!

Апаз авылыннан Нияз Закиров, Курса-Почмактан Хәлил Хәсәнов, Шекәдән Зөлфәт Сибгатуллин, Яңа Кенәрдән Әхтәм Әхмәтҗанов, Ашытбаштан Рәис Шәкүров атлары иң яхшы бизәлгән дип билгеләп үтелде. Бизәлгән атлар ияләренең барысына да акчалата бүләкләр бирелде.

Көрәшне дә рәхәтләнеп карады халык. “Быел узган елгы кебек комачаулап йөрүчеләр дә юк”, – диештеләр. Көрәшчеләр дә чынлап көрәштеләр кебек, һәрхәлдә, “театр уйнаучылар” булмады. Көрәшне шуның өчен яратабыз да бит!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Район Сабантуеның абсолют батыры Альберт Ситдыйковны район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде

 

“Абсолют чәчү батыры – 2022” исеменә лаек булган Таһир Сабиров сулдан уңга (“Ватан” ширкәте, 3нче урын), Данил Рәхимов (“Кырлай”, 1нче урын), Илнар Ситтыйков (“Игенче”, 2нче урын)

Автор фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре