erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Матур гына тормыш алып барганда сугыш дигән афәт били илебезне...

Минем әниемнен әтисе, минем бабам - Хисмәтуллин Шәрип Хисмәтулла улы 1906 елның декабрь аенда Арча районы Күлтәс авылында туган. 1914нче елны Күлтәс башлангыч мәктәбенә укырга керә, шунда 2 класс белем ала.

1918нче елдан крестьян хуҗалыгында төрле хезмәттә ярдәм итә. 1928нче елны армия сафларына стрелковый полкка хезмәткә алына. Армия сафларыннан кайткач, ул балта остасы һөнәре серләренә өйрәнә, кешеләргә өй салуда бик булыша.

1931нче елда Галимә исемле үз авылдаш кызына өйләнә. Бер-бер артлы өч улы һәм кызы дөньяга килә. Матур гына тормыш алып барганда сугыш дигән афәт били илебезне.

1941нче елның августында сугышка чакыру кәгазе килә. Ул 1941нче елның 18августында 2нче Белорус фронтына 882нче стрелковый полкка разведчиклыкка алына. Шушы полкта, 1942елның 18февралендэ комиссар -разведчик дәрәҗәсенә күтәрелеп, 1945нче елның 15февраленә кадәр сугыша.

Кенигсберг ( хәзерге Калининград ) шәһәре астында уң аягы җәрәхәтләнә һәм 2478нче госпитальга эләгә. 1945 нче елның 25 маенда янәдән сугышка китә. Ул 423нче стрелковый полкка стрелок булып җибәрелә. 1945 нче елның 25 августында демобилизацияләүгә приказ чыгарыла, 26октябрьдә туган ягына кайтуга ирешә. Аны 4 баласы һәм хатыны исән-сау каршы алалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәт юлын балта остасы булып дәвам итә. Сугыштан соң аларның гаиләсендә 2 кыз, 1 малай дөньяга килә. "За победу над Германией", "20лет Победы ВОВ", "50лет Вооружённых Сил СССР" медальләре белән бүләкләнгән. Хисмәтуллин Шәрип Хисмәтулла улы 1970нче елның көз аенда мәрхүм була.

Алинә Сөнгатуллина, Өчиле авылы

#МинемГеройМинемГаилә
#МойГеройМояСемья
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X