Матур вә акыллы вәгазьләр сөйләгез
Безгә Казаннан кайткан Тайфә ханым шалтыратты.
- Бу арада ашка күп йөрдем, - дип башлады ул сүзен. - Сез матбугат кешесе. Халыкны агартасыз. Минем сөйләгәннәрне дә языгыз. Вәгазьләрне күп ишетергә туры килә. Рәхмәт, максатлары изге. Халыкны агарту. Әмма мин кайбер фикерләр белән килешеп бетмим. Берәү вәгазь сөйләгәндә телевизор карамаска өнди. Аллаһы Тәгалә безне җир йөзенә китергән икән, нишләп әле без бу дөньядагы уңайлыклардан файдаланмаска тиеш?! Минем әни 98 яшькә кадәр яшәп мәрхүм булды. Ярый әле телевизор бар дип, татарча кинолар карар, концерт тыңлар иде. Мин ул җанашымны шушы рәхәтлекләрдән ваз кичтерегә тиеш идемме? Мәгьрифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни диндар кеше булган. Әмма ул якты дөнья белән яшәгән. Караңгылыкка гүргә кергәч тә өлгерербез. “музыка эштән калдыра, юлдан туктата, балаларны әвәрә итә” дип, музыканы зарарлы итеп күрсәтергә теләгән заманнарда, “Музыканы ишетү – хәрам, музыка уйналган җирдә утыру – аннан да яманрак”, - дигән заманда Мәрҗанинең: “Музыка ул хәләл!”, - дип кистереп әйтүе бик прогрессив адым була. Гомумән алганда, Мәрҗанинең сәламәт акылы музыканы тыюны дөрес тапмый, ул музыка турында күп яза, аның кагыйдәләрен тикшерә.
Без авыртсак больницага да барырга тиеш түгел икән. Бер ашта абыстай шулай, ди. Безнең кайчан китәсе билгеле, больницага бару гөнаһ, ди. Шушы да булдымы вәгазь?! Вәгазьләрне тәрбияви максаттан сөйләргә кирәк. Телевизор карама, музыка тыңлама, җырлама, больницага йөрмә, прививка ясатма, фотога төшмә, фоткарточкаларыңны яндыр - болар тәрбияви вәгазь түгел, ә бәлки кешене дөньялыктан тыю. Вәгазь сөйләүче ул авызына үзенең акыллы фикерләре белән каратып тотарга тиеш. Мин үзем динне бик хөрмәт итәм. Догалар укыйм. Әмма диндарлар, вәгазь сөйләүчеләр караңгылыкка өндәргә түгел, яктылыкка дәшәргә тиеш. Рәхмәт, акыллы вәгазь сөйләүчеләр күп. Әмма төрлесе бар... Һаман сүз теге дөнья турында. Үзебезне күп нәрсәдән тыйгач (начар гамәлләр турында әйтмим), бакыйлыкка гына күчәсе кала түгелме соң?! Әмма берәүнең дә бу фани дөньядан китәсе килми...
Тайфә ханым тагын шалтыратты. "Тагын бер нәрсәне әйтергә онытканным, - диде ул. - Бер атна элек минем абыйның улы хатыны белән Мәскәүгә туйга бардылар. Хатынының туганы кияүгә чыкты. Туйда өстәлгә хәмер куелган дип абыйның малае мәҗлескә кермичә машинада утырган. Хатыны бик гарьләнгән. Туй хәлләрен сорашырга дип барсам, өйдә кара тавыш. Хатыны "Син дингә карата нәфрәт түгел, хөрмәт уятырга тиеш! Синең диндә икәнеңне берәү дә белмәсен! Синең үзең өчен ич ул!" - дия-дия, такмаклый-такмаклый елый. "Син энем дөрес эшләмәгәнсең, - дидем мин дә. - Кереп утыр идең туйга. Өстәлгә куелган хәмергә кагылма, рәхәтләнеп хатының белән күңел ачасың калган. Бу дөньяда яшәүнең кадерен белегез", - дидем. Әмма минем әйткәннәр аның колагына кердеме икән?! Ул хәзер башы-аягы белән диндә. Аның хәтта бу дөньяда гаме дә юк кебек. Мондый хәлләр мине бик борчый. Һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
Остэлдэ дунгыз ите торса, башка ризыкны ашый аласыз, тик дунгыз итен ашамагыз. Эгэр инде остэлдэ аракы торса ботен ризык харам дигэнне укыдым хэм мин монын белэн килешэм. Урыснын кунеле булсын дип чукындым килеп чыга тугелме сон инде бу.? Абыебызнын малае дорес эшлэгэн, молодец. Быел классташлар белэн очрашу була кайтасын мы дип шалтыраттылар мина. Кайтам, тик шартым бар:остэлдэ хэмер булмасын хэм ризык хэлэл булсын дидем. Ризалашты,к очраштык, бик кунелле булды. Аракы сыз да кунел ачып була икэн. Кызганыч, элек мин дэ Сезненчэ уйлый идем..
0
0