Матурлык тудыру буенча дәресләр булды
Арча үзәк китапханәсендә үткән осталык классларында катнашырга туры килде. Ул көнне биредә матурлык тудыру буенча дәресләр булды.
Китапханәчеләр Рәзинә Абдуллина һәм Рилә Абдрахманова яулык бәйләү серләренә төшендерсәләр, Гөлгенә Хәсәнова күкрәкчә ясау серләрен ачты. Укучылары – Арчаның икенче мәктәбеннән яшь кызлар.
Нинди генә кыз матур булу турында хыялланмый икән?! Көзге янында бөтерелә-бөтерелә әллә ничә төрле бизәнү әйберләрен тагып карый. Башкалардан аерылып торасы килә.
– Әмма матур булам, дип үзегезгә яңа ел чыршысына элгән кебек бижутерия тутырмаска кирәк, – диде Рәзинә апалары. – Гадилек – үзе матурлык. Мин сезгә яулыкның ничек кешенең тышкы кыяфәтен үзгәрткәнен, аңа үзенчәлек өстәгәнен аңлатып, күрсәтеп китәм.
Чыннан да, Рәзинә Абдуллина ул көнне шарф һәм яулыктан ниләр генә эшләп бетермәде. Кызларны янына чакырып чыгарып, муеннарына яулыктан муенса да элеп куйды, шул арада шарф-
тан билгә затлы каеш тудырды... Зур яулыктан өстенә кофта ясап киеп куйды. Үзенчәлекле, матур, мода буенча һәм нәкъ менә яшьләр ярата торган. Рәзинәнең куллары кулга йокмый, үзенчә бер сәнгать әсәрләре тудыра. Сокланып карап утырдым. “Киеп йөрерлек түгел, ташлыйсы да килми” торган әйберләрдән ул могҗиза ясады. Гади генә. Көн дә аерылып торасың килсә, яулык белән генә “уйныйсың”. Һәм, чыннан да, икенче кешегә әвереләсең.
Ә Рилә Абдрахманова мөселманча яулык бәйләргә өйрәтте. Аның да үз серләре бар икән. Хәзер яшьләр арасында ул да модага кереп китте. Никахларга яшь кызлар да матур итеп мөселманча яулык бәйләп киләләр.
– Төсләрен кешесенә карап билгелисең, – диде Рилә. – Кемгә нинди төс килешә. Берәүгә ачык төсләр бара, икенчеләренә тоныграк төсләр. Шарфны башка урап та куярга, бер башын асылындырып калдырырга да була. Хәзер яулыкны бәйләгәннән соң башка роза чәчәге ясап кую да модага керде.
Чыннан да, ничек матур чыкты. Мөселманча яулык бәйләүнең дә үз нечкәлекләре бар икән. Һәм аларны һәр кыз өйрәнә ала. Бары теләк кенә кирәк.
Күкрәкчәгә килгәндә... Калфак, түбәтәйләр кебек ул да бизәнү әйбере буларак тормышта кулланыла башлаган. “Мин югары сыйныфларда укыганда ук чигә идем. Гомер буена үзеңә эш булыр, – дип киңәш бирделәр өлкәннәр. Башта түбәтәйләр чиктем, аннан калфаклар һәм... күкрәкчәләр. Элек калфак бизәнү әйбере булган. Никадәр матур чиксә, кыз шуның кадәр бай саналган. Яучылар да беренче булып шуңа игътибар иткәннәр. Күкрәкчә дә аерым бер төс, матурлык биреп торган”, – дип аңлатып үтте Гөлгенә.
Ул осталык классында катнашкан һәр кызга җитәрлек материал алып килгән, күкрәкчә формаларын әзерләгән. Кызлар тырыша-тырыша китапханәчеләр ярдәмендә күкрәкчә бизәделәр. Бу аларга үз куллары белән эшләнгән кадерле бүләк тә булды.
Һөнәрчеләр белән таныштыру, аларны барлау, яшьләрне кызыксындыру максатыннан киләчәктә дә китапханәдә шундый очрашулар булыр дип ышанабыз. Тәҗрибәләре белән уртаклашырга теләгән кул эше осталары үзләре дә аларга мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев