erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәхәббәт яшьне сорап килми

Чебешне көз көне саныйлар, диләр. Әмма нәтиҗәне, гадәттә, ел ахырында чыгаралар.

Яңа ел әле башланды гына, шул арада беренче аеның ахырына да якынлашып киләбез. Вакытның шулай тиз үтүенә ис-акылыбыз китә. 

Ел дәвамында берәүләр дөньяга аваз сала, икенчеләр гаилә корып җибәрә, өченчеләр... Шушы темага тирәнрәк кереп китеп, Арча ЗАГС бүлеге ел ахырында ясаган күрсәткечләргә күз салып үтәргә булдык.

2022 елда районда 224 бала теркәлгән. Күбрәк малайлар туган. Алар 115 булган. Кызлар – 109. Алдагы елда 287 бала туган булган. Димәк, кимү ягында.  Быел 63кә кимрәк бала дөньяга килгән. Иң зур баланың авырлыгы 5040 (буе 62 сантиметр), иң кечкенәсенеке 900 грамм (буе 34 сантиметр).   

Шул исәптән 64 хатын-кыз беренче тапкыр ана булган. 58е – икенче, 66сы – өченче, 25е – дүртенче, 7се – бишенче, 3се алтынчы баласын тапкан. Ә бер ана быел 8нче сабыен дөньяга китергән. Иң яшь анага – 18, иң өлкәненә 44 яшь. Ә әтиләргә килгәндә, иң олысына – 58, иң яшь әтигә 19 яшь.

Хәзер балаларга сирәк очрый торган, әмма популярлашып киткән бик матур исемнәр куя башладылар. Аяз, Мәрьям, Әминә, Әмир, Зифа, Раян, Ясминә, Аиша, Мәдинә, Әнвәр, Риана, Амалия, Асель, Кәрим, Камил, Айдан, Амиля, Рәйхан, Самат, Сафия, Сылу, Хәнифә, Шамил, Назар, Рәфкать, Сәлимә, Нургизә, Сөләйман – узган ел шундый исемнәрне күбрәк сайлаганнар.

2022 елда язылышучылар саны артып киткән. 2021 елда 285 пар балдаклар алышса, быел аларның саны 320 булган. Гаилә корган ир-егетләрнең уртача яше 25тән 34кә кадәр булса, хатын-кызларныкы – 18-24 яшь.

Узган ел 35 милләтара никах теркәлгән. 13 пар чит ил гражданнары (Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Төркия) белән төзелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шунысы кызык, иң өлкән кияүгә – 80, кәләшкә – 75 яшь. Күргәнегезчә, мәхәббәт яшьне сорап килми. Ә иң яшьләренә 19-18 яшь. 53 ир-ат һәм 58 хатын-кыз икенче тапкыр язылышкан.

Әмма аерылышучылар да аз түгел. Шулай да 2021 елга караганда 5кә кимегән, 115 пар аерылышкан. 95е суд карары белән, калганнарында ир белән хатынның үзара килешүе буенча.

– Бер ел яшәгәннән соң – 3 (узган ел ике иде), дүрт елга кадәр гомер иткәннән соң – 30 (2021 дә 37), 5-9 ел яшәгән – 28 (2021 дә 44 иде), 10-14 елдан соң – 29 (2021 дә 10), 15-20 ел яшәгән – 12 (2021дә 9), 20 елдан артык гомер иткәннән соң 13 (18 иде) пар аерылышты, – диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова.  – Шуның белән беррәттән 25, 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60, хәтта 65 ел бергә яшәүләрен билгеләп үткән парлар да бар. Аларны башкаларга үрнәк итеп куярлык.

Арча ЗАГС бүлеге шундый парларга багышлап ел дәвамында 67 юбилей чарасы оештырган. Шулар арасыннан  23 пар алтын (50 ел), 5 пар бриллиант (60 ел), 6 пар зөбәрҗәт (55 ел) туйларын билгеләп үткән. Бер гаиләгә “Мәхәббәт һәм туг-рылык өчен” медале тапшырылган. Бер пар ел да үткәрелә торган чарага – Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуга барган.

Әлегә кадәр санап киткән саннарның бөтенесе булмаса да, күбесе шатландыра. Әмма үлү очраклары да аз түгел. 2022 елда 667 очрак теркәлгән. 348 ирләр, 319 хатын-кызлар якты дөньядан мәңгегә киткән. 2021 елда 859 кеше үлгән булган. Үлүчеләрнең кимү ягына баруы гына эчкә җылылык кертә.

2023 ел һәр яктан да уңай булсын. Куян гаиләләргә сәламәтлек, тигезлек,  бәхет, шатлыклар гына алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев