erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан Фирдүс Хәйруллин белән авылдашлары очрашты

Бер кочак роза чәчәкләре күтәреп кайтып төшә авылга Мәмсә егете Фирдүс Хәйруллин.

Ташкичү Мәдәният йортында аның хөрмәтенә очрашу кичәсе үткәрәләр. Туганнарын, якыннарын да чакыралар. “Очрашуда  Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин да катнашты. Кичә моңлы җырларыбыз, дулкынландыргыч шигырьләребез белән үрелеп барды. Укытучылар Мәүҗидә һәм Нурия ханымнар матур истәлекләре белән уртаклашып, изге теләкләрен җиткерде. Соңыннан сүз Фирдүснең үзенә һәм гаилә әгъзаларына бирелде. Әнисе Нәзирә ханым гуманитар ярдәм оештырганнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә, шулар белән берлектә Мәмсә һәм Ташкичү авыллары халкына баш иеп рәхмәт әйтте.

Чара Ташкичү мәдәният йорты директоры Гөлфия ханымның үтемле вәгазе, мул өстәл артында ифтар белән тәмамланды. Авылдашыбызның исән-сау әйләнеп кайтуын теләп  дога кылдык. Ил-йортларыбыз тыныч булсын”, – дип язды безгә Ташкичү мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева. 
– Мин үзем дә Мәмсәдә яшим. Ташкичүгә концерт куярга төшеп бара идек. Карыйбыз, юл кырыена машина туктады, аннан солдат киеменнән бер кеше төште һәм роза чәчәкләреннән торган зур букет алды. Шунда танып алдык – безнең Фирдүс бит бу! Көтмәгәндә кайтып кереп, әнисе Нәзирәгә сюрприз ясарга булган. Абыйсы Фирзәр тырышкан. Алдан сөйләшеп, Фирдүснең хатыны Альбинаны да хастаханәдән алданрак алып кайткан, – диде Тәнзилә ханым һәм очрашу мизгелләренең видеосын да җибәрде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Видеоны карый башлау белән йөрәк дөп-дөп тибә, үзеннән-үзе күздән яшь ага башлады. Бик озак тынычлана алмый утырдым. Анда ана баскыч төбенә чыга һәм зур чәчәк бәйләме тотып каршында басып торган улы Фирдүсне күреп телсез кала. Аннан кочаклап алып: “Улым, синме соң бу? Чыннан да синме? Исәнме?” – дип кабатлый. Йөрәгенең түреннән үк саркып чыккан тавышы ташны да эретә торган. Ана белән яу кырыннан кайткан ул очрашты! “Мин, әни, мин. Исән мин”, – ди Фирдүс әнисенең күкрәгенә башын салып.
– Улым 1990 елгы. 19 декабрьдә туган. Махсус хәрби операция барган зонага китте. Хатыны Альбинаны авырып китеп хастаханәгә, ике баласын балалар карый торган хастаханә приютына салдылар. Күпмедер вакыттан соң Фирзәр аннан ике баланы алып кайтты. Олы улы дүрт яшьлек Айзат миндә булды, ә җиде айлык кызлары Аишаны Альбина кайтканчы Фирзәрнең хатыны Сәрия (үзләренең дә ике балалары бар) карап торырга булды. Фирзәр энесен кайтарыр өчен бик тырышты. Мәскәүгә кадәр язды. “Андый очракта кайтарырга тиешләр”, – диделәр. Һәм менә күрешү насыйп булды. Тик озакка түгел. 21 мартта кайтты, 2 апрельдә кире китте, – диде Нәзирә ханым. – Туганнары, якыннары озатып калды.

– Никах белән генә торалар иде. 31 март көнне язылышканнар. Балдакларын да күрсәттеләр, – диде Тәнзилә ханым. – “Мин ике авылга берүзем булдым. Бик зур ярдәм иттеләр. Мәмсә, Ташкичү авыллары халкына, ярдәм җыюны оештыручыларга зур рәхмәтлемен. Бер авылдан җиде кеше булганнар да бар. Берәүгә дә анда баруны теләмәс идем”, – диде Фирдүс очрашу вакытында. Без аңа һәм башка якташларыбызга Коръәннәр чыктык, үзе белән сөйләшеп тордык. Киткәндә Фирдүс ифтар үткәрергә дип акча калдырды. Алла боерса, бер көн өлкәннәрне чакырсак, икенче көнне балаларны җыярбыз, дип уйлыйбыз.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев