«Мега» сәүдә үзәгендә «Чаян» карикатуралары күргәзмәсе ачыла
Күргәзмәдә журналның баш рәссамы Александр Алешин эшләре тәкъдим ителә.
«Мега» сәүдә үзәгендә «Чаян» журналының карикатуралары күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә «Чаян»ның баш рәссамы Александр Алешин эшләре тәкъдим ителә.
Аларны авторның кабатланмас стиле, рәсем һәм төс культурасы, күтәрелгән темаларның кискенлеге һәм карикатураны сынлы сәнгатьнең башка төрләреннән аерып торган юмор берләштерә. Эшләрнең барысы да төрле вакытта «Чаян» журналында басылып чыккан
А.Алешин «Чаян»ны үз гомеренең төп эше дип саный, анда штатта һәм штаттан тыш 35 ел дәвамында эшли һәм баш рәссам вазифасына кадәр үсә. Александр Николаевич чит ил карикатуралары конкурсларында күп катнашкан. Ул — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/culture/18-09-2020/mega-s-d-z-gend-chayan-karikaturalary-k-rg-zm-se-achyla-5772569
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев