Мәгариф идарәсе җитәкчесе белән әңгәмә: районның мәгариф өлкәсе яңа уку елына әзерме?
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар өчен “урак өсте башланды”.
Соңгы елларда мәгариф системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Бүгенге заман таләбе – ул белемле, тәрбияле, тормыш авырлыклары алдынга югалып калмый торган, бар яктан әзерлекле, тиешле карар кабул итә белүче, көндәшлеккә сәләтле мөстәкыйль шәхес тәрбияләү. Районыбызның мәгариф учреждениеләре яңа уку елын нинди уңышлар, бурычлар белән каршы ала?
Бу хакта без укытучыларның традицион август киңәшмәсе алдыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров белән сөйләштек.
– Рамил Данилевич, бүгенге көндә мәгариф системасы ничек яши? Киләчәккә нинди максатлар куя?
– Район мәгариф системасының нәтиҗәлелеге һәм заманча биеклеге – районыбыз яшәешендә мөһим юнәлеш. Шәһәребездә һәм районыбызда мәгариф үсеше мәсьәләләренә нык игътибар бирелә. Мәгариф учреждениеләренең укыту-матди базасын яхшырту, мәгариф хезмәткәрләрен социаль яклау, аларны өстенлекле финанслау, балаларның сәламәтлеген ныгыту, аеруча сәләтле, ятим һәм мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә башкарылган төрле эшләр моны ачык раслап тора. Районда инклюзив белем бирү системасын (балаларның сәламәт яшьтәшләре белән бергә уку мөмкинлекләрен тудыру) торгызу һәм үстерү буенча зур эш алып барыла. Арчаның икенче, алтынчы, җиденче урта мәктәпләре, Арчаның бишенче гимназиясе, өченче башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы инклюзив белем бирү буенча база мәктәпләре булып тора.
Бүгенге көндә районда мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерү эше тулы колач белән дәвам итә, аларның базасын ныгыту буенча эзлекле эш алып барыла. Бу эш белән муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев үзе якыннан кызыксынып җитәкчелек итә.
Район мәгариф идарәсе, милли мәгарифне үстерү «2021-2023нче елларга Арча районында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» турындагы программаны тормышка ашыруны үзенең төп максатларының берсе буларак билгеләп, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан башлап, һөнәри белем бирүгә кадәр белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча системалы һәм эзлекле эш алып бара.
Арча районында яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча районыбызда кабул ителгән программа һәр милләт вәкиленә үз туган телен, мәдәниятен саклау өчен зур мөмкинлекләр бирә. Игелекле эшебезнең төп юнәлеше – татар мохитендә үсүче балаларга татар телен тирәнтен өйрәтү. Шул ук вакытта аларны рус телендә дә камил сөйләшә белерлек һәм чит телдә дә аралаша алырлык итеп тәрбияләүне дә бурыч итеп куйдык.
«Кешеләрне көчләп туган телләрендә сөйләштереп булмый. Хәзерге заманда туган телен дә, русча һәм инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма һәр милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, туган телләрен мөмкин кадәр яхшы белергә һәм шул телдә иркен аралашырга тиеш. Бу – милләтнең, халыкның саклануы өчен шарт», – ди тел галиме Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов, татар телен һәм милләтне саклап калу юлларын барлап.
– Яңа уку елында мәгариф учреждениеләре ничә оешманы үз эченә алачак? Мәктәп парталары артына ничә бала утырачак?
– Мәгариф системасы турында сөйләгәндә, иң элек мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе – мәктәп-һөнәри училище – урта махсус уку йорты – вуздан соң белем алу принцибы буенча өзлексез белем бирү системасының гамәлдә булуын билгеләп үтәргә кирәк. Районда балаларның һәркем өчен мөмкин булган сыйфатлы белем алу хокукларын тәэмин итү, укыту һәм тәрбиянең заманча программаларын тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәгариф оешмалары арасында бербөтен бәйләнеш булдырылган. Аңа 15 база мәктәбе, 17 төп мәктәп, 2 башлангыч, 48 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 3 өстәмә белем бирү оешмасы, 1 мәктәп-интернат, 2 урта һөнәри белем бирү учреждениесе керә .Мәктәптә барлыгы 5842 укучы белем һәм тәрбия ала.
– Мәктәп һәм балалар бакчасы эшчәнлеге тыгыз бәйләнгән. Бу уңайдан районда эш ничек оештырылган?
– Президентыбыз сүзләре белән әйтсәк, балалар бакчаларында ике телне дә яхшы белгән бәләкәчләр тәрбияләнергә тиеш. Районда 51 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларга 2501 бала йөри. Мәктәпкәчә учреждениенең тугызы Арча шәһәрендә урнашкан. Мәктәп белән балалар бакчасы – белем бирүнең бер үк юнәлештә эшләүче ике чиктәш буыны ул. Районыбыз бакчаларында, әлеге чиктәш эшчәнлекне тормышка ашыру, балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим. Бу максаттан мәктәптә әзерлек төркеме балаларына “шимбә мәктәпләре” оештырылды. 1 сыйныфка атлап керәсе балалар, укытучылар белән очрашып, мәктәпкә ияләшә торалар.
Балалар бакчаларында белем һәм тәрбия бирү “Туганнан алып мәктәпкә кадәр үрнәк” гомуми белем бирү программасына һәм “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү” милли-төбәк программалары нигезендә, ә балаларны ана телендә яхшы итеп сөйләргә өйрәтү – “Туган телдә сөйләшәбез” укыту методик комплекты ярдәмендә алып барыла. Уртанчылар төркеменнән башлап балаларга инглиз теле өйрәтелә.
Район балалар бакчалары Татарстан Республикасының ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик кирәк яраклары белән тәэмин ителгән, аларның һәркайсында методик кулланмалар,күрсәтмә һәм тарату материаллары, балалар өчен эш дәфтәрләре, аудио-җыентыклар, татар телендә мультипликация фильмнары бар.
Районның барлык мәктәпкәчә учреждениеләрендә туган як тарихына һәм этнографиясенә багышланган музей почмаклары булдырылды һәм алар уңышлы гына эшли. Кечкенәдән балаларда милли үзаң формалаша, милли мәдәният нигезләре салына.
Полингваль укыту –заман таләбе. Ул инде, алда әйтеп киткәнчә, балалар бакчасыннан ук тормышка ашырыла башлый, чөнки яңа буын ил дәрәҗәсендә аралашу өчен берничә телне камил белергә тиеш. Арча шәһәренең беренче, икенче,алтынчы урта мәктәпләре, Яңа Кенәр урта мәктәбе,республика башлангычына кушылып, полилингваль юнәлештә укыта башлады.
– Бүген белем сыйфатын билгеләүче төп фактор – ул бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре. Район буенча күрсәткечләр сөендерәме?
– Алдарак билгеләп кителгәнчә,район мәгариф системасының төп бурычы – аның сыйфатын күтәрү. 2022 елгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча күп фәннәр буенча уртача баллар республика күрсәткечләреннән югары. Югары балл җыючылар өлеше артты, бу күрсәткеч-катнашучыларның гомуми саныннан 26,3 процентны тәшкил итә.
– Сәләтле укучыларны кызыксындыру максатында нинди эш алып барыла?
– Сыйфатлы белем бирү – БДИ күрсәткечләре генә түгел, ә укучыларның фән олимпиадаларында һәм интеллектуаль конкурсларда катнашу нәтиҗәлелеге дә. Районда ел саен бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм региональ этаплары нәтиҗәләренең уңай динамикасы күзәтелә. 2022 елда безнең район мәктәп укучылары 131 призлы урын яуладылар, алар арасында сәнгать фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе һәм призеры, 2 татар теле буенча халыкара олимпиада призеры, рус теленнән халыкара олимпиада җиңүчесе дә бар. Укучыларны муниципаль һәм республика олимпиадаларына әзерләү максатыннан, ел буе белем бирү учреждениеләрендә эш барыла. Казан (Идел буе) Федераль университеты, мәгарифне үстерү институты галимнәре белән беррәттән, районның остаз укытучылары олимпиадага әзерлек эшен алып баралар. Мондый бәйләнеш өч ел дәвамында уңай нәтиҗәләр бирә. Республика татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада күрсәткечләребез куанырлык. (2021 нче елда – 47, 2022 нче елда – 51 урын булды.)
Укучыларны кызыксындыру һәм сәләтле укучыларга ярдәм итү максатыннан район җитәкчелеге тарафыннан ел саен талантлы балаларны хөрмәтләү үткәрелә, район башлыгының исемле стипендиясе, республика олимпиадалары призерларына һәм аларны әзерләгән укытучыларга премияләр түләнә. Шулай ук шәһәр паркының "Йолдызлар аллеясы" ел саен яңа йолдызлар белән тулылана, бүгенге көндә анда 31 йолдыз, чыннан да, иң лаеклы һәм талантлы йолдыз салынган.
– Үз эшен яратып, намус белән башкаручы белемле укытучылар – ул һәр мәктәпнең йөзе һәм горурлыгы. Бүгенге көндә районда педагогик кадрлар белән эш ничек тора?
– Район мәгариф системасының эшләве һәм үсеше, аның уңышлары кадрлар булган ресурс белән тәэмин ителешенә турыдан-туры бәйле. Идарәче һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә төп фактор булып тора. Районның кадрлар педагогик составы берничә ел дәвамында тотрыклы булып кала. Райондагы барлык мәгариф оешмалары кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Район мәктәпләрендә 774 педагог эшли. 2021 уку елында район мәктәпләренә 7 яшь белгеч килде, шуларның дүртесе максатчан җыелманың беренче чыгарылышы. 2022-2023 нче уку елында районыбызга 5 яшь белгеч кайтты.
Укытучы галим дә, компетентлы шәхес тә, укучыларга үрнәк өлге һәм чын дус та булырга тиеш. Әнә шундый югары сыйфатларга ия булганда гына ул үз укучыларыңнан уңай нәтиҗә көтә, заман таләпләренә яраклашкан сәләтле шәхесләр тәрбияли алачак. Ә заман таләпләре бүген бик югары.
Һәр укучы сәләтле, ләкин аның сәләтен күрә һәм үстерә белергә кирәк. Максатка ирешү өчен балада ихтыяр көче тәрбияләргә, максатын билгеләргә, аңа ирешү өчен бөтен көчен, сәләтен, игътибарын тупларга өйрәтергә кирәк. Шушы сәләтләргә ия булган укучы гына, әти-әни һәм укытучы белән берлектә, тормышка яраклы шәхес булып тәрбияләнә ала.
Районда эшчәнлек уңышлы алып барыла торган юнәлешләрнең берсе–сәләтле укучылар белән эш. Сәләтле балалар тәрбияләү сәләтле укытучылар кулында булганда гына хезмәт нәтиҗәле булачак. Укытучыларыбыз заман белән бергә атлый, үз белемнәрен күтәрә, һөнәри бәйгеләрдә даими катнаша, үзләренең эш тәҗрибәләрен уртаклашып, махсус җыентыклар бастырып чыгаралар.
Республикакүләм бәйгеләрдә районыбызның укытучылары даими рәвештә Грантлар оталар. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар теленнән республика һәм халыкара олимпиадаларында призер һәм җиңүчеләр әзерләгән өчен» гранты Республикада 13 укытучыга бирелде, шуларның берсе Арча шәһәренең 6 номерлы урта мәктәбе укытучысы Газизова Элмира Илгиз кызы, “Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант”ына 9 укытучыбыз, 3 тәрбиячебез лаек булды. Бу грант республикада 100 педагогка бирелде, ә инде шуның 12се – безнең район педагоглары. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән грантларны 2021 елда дүрт мәктәп – Арча шәһәренең алтынчы, Лесхоз, Яңа Кырлай урта мәктәпләре , Хәсәншәех төп мәктәбе, бишенче, Үрнәк балалар бакчалары алды, алар 500 меңлек Грант акчасына үзләренең матди-техник базаларын ныгыттылар, милли киемнәр сатып алдылар, ә 2022 елда дүрт мәктәп: Арча шәһәренең беренче , Түбән Мәтәскә урта мәктәпләре бишенче гимназия, Кәче төп мәктәбе, Арча шәһәренең беренче,алтынчы, тугызынчы, Наласа балалар бакчалары, үзләренең проектларын яклап, 500 меңлек грантка ия булдылар. Арча укучылар сарае коллективы да, ел саен унга якын мәртәбәле проектларда катнашып, грантлар ота.
– Районыбыз укучыларының мәктәптән тыш вакыты ничек оештырыла?
– Районыбызда өстәмә белем учреждениеләре тулы көченә эшләп килә. Укучылар сарае, Балалар сәнгать мәктәбе, "Арча" спорт комплексы базасында эшләүче түгәрәкләрдә балаларның төрле юнәлештә иҗади сәләте ачыла, үстерелә. "Нур" балалар телевидениесе, "Алтын каләм"иҗат түгәрәгенә йөрүче балалар республика күләмендә җиңү яулый.
Белгәнебезчә,еллар дәвамында халкыбыз туплаган тормыш тәҗрибәсе, буыннарның зирәк акылы-лаеклы, һәр яктан камил шәхес тәрбияләүнең нигезе.Шуңа күрә театр түгәрәкләре, фольклор ансамбльләренең туган телдә эшләве, туган якны өйрәнү музейларының ачылуы халкыбыз тарихын, мәдәниятен, йола-гадәтләрен сакларга ярдәм итә.
Районда эшләгән ике өстәмә белем бирү учреждениесендә 3500дән артык бала спорт, музыка, бию белән шөгыльләнә, интеллектны үстерә һәм яңа технологияләр үзләштерә. «Мәгариф» милли проекты безнең алда өстәмә белем алган балаларның өлешен арттыру бурычын куя һәм, сүз дә юк, без моңа омтылабыз.
– Уңышларыгыз белән дә уртаклашсагыз иде.
– Районда сәләтле балалар белән эш алдан төзеп кабул ителгән программа нигезендә гомумән, төрле юнәлештә алып барыла. Уңышларыбыз да сөенерлек. “Сәйяр” театр фестивалендә 1 Гран-при, 1 җиңүчебез, 3 номинация җиңүче коллективларыбыз булды, ә “Илһам” бөтенроссия яшь иҗатчылар бәйгесендә 3 җиңүчебез булды. «Казан утлары» журналы «Татнефть» җәмгыяте белән берлектә уздырган “Хәзинә” конкурсында 6 нчы мәктәп укучысы дәрәҗәле 3 урын яулады, “Татар сүзе” республика бәйгесендә 1 укучыбыз Мөхетдинов Әнвәр 3 урынга лаек булды. Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестивалендә Шурабаш төп мәктәбенең “Изэңгер”(җитәкчесе Антипова О.И.) мари коллективы “Халык иҗаты” номинациясендә җиңү яулады.
Районыбыз күп еллар дәвамында “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе белән хезмәттәшлек итә. Сәләтле укучылар “Яшь ТНВ”, “Шаян ТВ” тапшыруында да алып баручы буларак чыгыш ясыйлар. ТНВ каналында барган “Тамчы-шоу” халыкара интеллектуаль телевизион уенында безнең укучыларыбыз, 5 ел рәттән, татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәрен камил белүләрен раслап, җиңү яулыйлар.
Әлбәттә, югарыда телгә алынган чараларда катнашу, көчеңне сынау өчен, мәгълүматлы һәм белемле булу гына җитми, баланың сөйләм теле дә нык үскән булу зарур. Шунлыктан районыбызда иң элек һәр татар баласы укырга тиешле 100 сыйныфтан тыш әсәрләр исемлеге булдырылды. Мәктәпләрдә өйрәнелгән татарча җырлар, фольклор әсәрләре буенча мәктәптә үткәрелгән чаралар турында хисап тапшыру каралган.
Ел саен районда балаларны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү буенча фәнни конференцияләр, укулар үткәрелә, аңа нәтиҗәләр ясала,актив катнашучылар бүләкләнә. Милли белем һәм тәрбия юнәлешендә уздырыла торган бик мөһим чаралар булып, күренекле якташ язучыларыбыз Г.Тукай, Шиһабеддин Мәрҗәни, М.Мәһдиев, Г.Ахунов укулары тора. Төрле дәрәҗәдәге конференция-конкурсларда катнашу укучыларда фәнни эзләнү-тикшеренү күнекмәләрен формалаштыра, фәнни эшкә кызыксыну уята. Укулар буенча төзелгән җыентыклар районыбыз ана теле укытучылары эш тәҗрибәсен республика һәм бөтенроссия күләмендә таратырга мөмкинлек бирә.
Татар теле укытучыларының ышанычлы таянычлары булган “Арча хәбәрләре”, “Мәгариф”, “Көмеш кыңгырау”, “Ачык дәрес”, “Гаилә һәм мәктәп” газета-журналларында мөгаллимнәребез эш тәҗрибәләре белән уртаклашып торалар. Әлеге вакытлы матбугатка язылу ел саен югары дәрәҗәдә оештырыла.
– Соңгы елларда мәктәпләрдә “Үсеш нокталары” булдырылуы турында гел язып киләбез. Бу турыда да сөйләп үтсәгез иде.
– Район мәгариф системасын үстерүдә инновацион һәм эксперименталь мәйданчыклар мөһим роль уйный. Өч мәктәп эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча республика инновацион мәйданчыклары булып тора. «Мәгариф» милли проекты кысаларында биш гомуми белем бирү учреждениесендә «Үсеш нокталары» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре булдырылды һәм эшли, алар укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр формалаштыруга юнәлтелгән төп мәгариф программалары буенча, шул исәптән «Технология», «Математика һәм информатика», «Физик культура һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре»фәннәре буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра. «Санлы белем бирү мохите» федераль проектына Арчаның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе керде. 2021 елдан 11 гомуми белем бирү учреждениесендә табигый-фәнни юнәлештәге «үсеш ноктасы» үзәкләре булдырылды һәм эшли. Инде бүген үк «үсеш ноктасы» мәктәбе педагоглары – “Технология”, “Тормыш иминлеге нигезләре”, “Информатика”, өстәмә белем бирү педагоглары программалаштыру технологияләрен, 3-D модельләштерү, дизайн-фикерләү, дизайн-анализ, геомәгълүмати технологияләр, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык технологияләрен үзләштерәләр һәм актив кулланалар. Хәзерге шартларда инновацион эшчәнлеккә әзерлек – педагог-профессионалның мөһим сыйфаты.
– Районда милли мшгариф системасы ничек тормышка ашырыла?
– Мәктәпләрнең, һөнәр училищеларының,көллиятләрнең югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге, профильле сыйныфлар булдыру, һичшиксез, белем бирү учреждениеләренең абруен күтәрә. Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Милли мәгарифнең тагын бер әһәмиятле тармагы турында әйтеп китми мөмкин түгел, ул – чит төбәкләрдәге милләттәшләребез белән тыгыз элемтә, һөнәри бердәмлек. Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе, мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыру максатыннан, Мари Эль һәм Пермь өлкәләре белән эшлекле тыгыз элемтәләр урнаштырды. Мәгариф идарәләре һәм мәктәпләр арасында үзара килешү төзелде, хезмәттәшлекнең инде ярты гасырлык матур тарихы бар.
Туган телеңне ярату өчен телеңнең, халыкның тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнергә кирәк. Мәктәпләребездәге дәрес һәм чараларга, укыту-тәрбия системасына милли-төбәк компонентларын кертү, шулай ук җирлек тарихын, этнографиясен өйрәнү-районкүләм гамәли эш юнәлешләренең берсе. ”Шәҗәрәләр – нәсел агачы” проекты тормышка ашырыла. Проект нигезендә һәрбер мәктәп, үзенең милли-мәдәни, этнографик тарихын чагылдыру йөзеннән, җирлекнең бер күренекле шәхесенә шәҗәрә төзеде, алар күргәзмә-күрсәтмә стенд рәвешендә урнаштырылды. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында музейлар эшләп килә. Музейдагы эш кораллары, киемнәр, көнкүреш әйберләре дәресләр, тәрбия чаралары үткәргәндә дә әһәмиятле күрсәтмәлелек булып тора.
Бүгенге көндә безнең районда алып барган милли эш юнәлешебез укучылар белән генә чикләнми, әти-әниләр, әби-бабайлар белән дә эшләү мөһим, аларга да мисаллар үрнәгендә аңлату эшләре алып барабыз. Бу уңайдан мәгариф, мәдәният, спорт белән оештырылган уртак чаралар матур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
– Белем бәйрәме алдыннан мәгариф хезмәткәрләренә, укучыларга, әти-әниләргә әйтер теләкләрегез дә бардыр.
– Күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең “Эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була” дигән гыйбарәсе – Арча мәгариф системасы эшчәнлегенең нигез шарты. Бүгенге көндә Арча муниципаль районы җитәкчелегенең, мәдәниятенең, мәгарифенең, халыкның мул яшәеше, иминлеге, милли үсеше өчен йөз тоткан кыйбласы анык билгеле.
Яңа уку елы ул – башланырга тиешле закончалык. Хәерле сәгатьтә башлансын! Иң элек барыбызга да ныклы сәламәтлек телим. Укучыларда белем алуга кызыксыну, файдалы яңаны ачарга омтылу теләге сүнмәсен-сүрелмәсен. Ә педагогларыбызда инде иҗади фикерли ала торган, креатив, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләүдә позитив иҗади эш дәрте һәркөн артып торсын. Әти-әниләргә көч һәм сабырлык телим. Алар белән алга таба да аңлашып-аралашып эшләрбез дип ышанам. Безнең балаларыбыз элекке буыннардан белемлерәк, бәхетлерәк һәм сәламәтрәк булырлар, тормышта лаеклы урыннарын табарлар, иҗади рух белән яшәрләр, дип ышанам. Якынлашып килүче Белем бәйрәме белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев