Мәгариф хезмәткәрләре ярыша
Хәрәкәттә - бәрәкәт.
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында спорт ярышлары оештырып тора. Көзге кросс, мылтыктан ату, дартс ярышлары булды. Бу көннәрдә өстәл теннисы һәм бадминтон буенча зона ярышлары бара. "Ярышлар 5 зонада булды инде. Бүген зона ярышлары Түбән Мәтәскә мәктәбендә бара, - дип хәбәр итте безгә район профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. - 29 ноябрьдә ярышлар Наласа һәм Шушмабаш мәктәпләрендә булачак. Финал 3 декабрьдә Арча спорт комплексында узачак. Сәгать иртәнге 10да башланачак". Уңышлар телибез укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм техник хезмәткәрләргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев