Телен нишләтергә?
Арчада иртән эшкә килгәндә бер хатын туктатты.
"Сез редакциядә эшлисез бит, -- дип сүз башлады ул. -- Нишләп бу укытучылар бер дә тәрбия темасына язмый? Безнеке (ире) газета укырга ярата. укып азрак гыйбрәт алмасмы дим инде. Безнең ике бала. Олысы малай, кечесе кыз. Шуларга бер юньле сүз юк..."
Сүз өзелде. Хатынның күзләрендә яшьләр иде. "Өйләнешкәннән бирле минем дә җүнле сүз ишеткәнем юк, -- дип сүзне дәвам итте хатын. -- Иң әшәке сүзләр белән эндәшә! Балалар да ишетә бит аны. Безнең гаилә читтән караганда үрнәк гаилә. Ә эчтән..."
Тагын сүз өзелде.
"Кичә балаларга г.....н дип кычкыра! Оят билләхи! Югыйсә, сөенеп кенә яшәргә бит инде. Бернинди проблема юк. Кояшны күрми, тузан гына күрә. Аптырагач, син тәртипсез гаиләдә үскәнсең, әтиең бер дә әниеңне ихтирам итмәгән икән дим. Балалар үсә бит. Алар да шундый әшәке телле булырлар дип куркам".
Шактый сөйләшеп тордык. Бушангач тынычланып китте хатын. Мин аңа психолог белән очрашырга киңәш иттем. Ул ирен начар кеше дип әйтми. Күңеле яхшы аның ди. Ә менә теле...
Хөрмәтле сайтны укучылар бәлки сез дә киңәшләрегезне бирерсез. Көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
Мужигын яманлап йоргэн хатын,начар хатын.Аны яманнаганчы ,гаепне узеннэн эзлэсен.
0
0