erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Миләүшә чит бала күңеленә дә ачкыч тапкан

Озак еллар тәрбия эше белән шөгыльләнгән, бу өлкәдә зур тәҗрибәсе булган Миләүшә Ниязовна белән башкача булмый да. Ул үзе ике бала тәрбияли, чит бала күңеленә дә ачкыч таба алган.

Миләүшә чит бала күңеленә дә ачкыч тапкан

Арчаның алтынчы мәктәбендә “Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2019” республика бәйгесенең зона этабы үткәрелде. Анда сигез районнан – Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Биектау, Питрәч – 8 җәмәгать тәрбиячесе көч сынашты. Катнашучылар, оештыручылар, җанатарларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсүл Мөхәрәмов сәламләде.

Республикада барлыгы өч мең җәмәгать тәрбиячесе бар. Алар авыр хәлдә калган балаларга дөрес юл сайларга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Ә “Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2019” республика бәйгесе 2012 елдан бирле үтә. Шул вакыттан анда 350 кеше катнашырга өлгерде, – диде жюри рәисе Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм күрсәтү министры урынбасары Юлия Абдреева.

Авыр юлдан киткәннәрне дөрес сукмакка бору – бик авыр, җаваплы хезмәт. Җәмәгать тәрбиячеләре чит кеше балаларын үз канатлары астына алып, аларга мөмкин булган тәрбияне күрсәтеп, һәрьяктан ачылырга ярдәм итеп, изге эш башкаралар. Бәйгедә җәмәгать тәрбиячеләренең үз эшләрен тәкъдир итү вакытында шуны уйлап, аларга сокланып һәм күңелем белән рәхмәт белдереп утырдым. Балаларның күңеле ак кәгазь кебек бит. Беренче булып анда нәрсә языласын кем белә. Хата киткән икән, аны вакытында төзәтергә, балигъ булмаган яшьтәге балаларда тормышка ямь уятырга кирәк. Җәмәгать тәрбиячеләре менә шундый кешеләр.

Бу көнне җәмәгать тәрбиячеләре үзләре, эшләре, тәрбияләүчеләре белән таныштырдылар, законга кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.

– Мин ышандыра һәм гаиләне саклап кала алуым белән бәхетле. Әнисе хәзер эчми. Бала да җинаять юлы турында онытты. Спорт белән шөгыльләнә. Бергә спорт комплексына йөрибез. Матди яктан да ярдәм итәргә тырыштык, әнисенә дәвалау курсы үтәргә булыштык, – диде җәмәгать тәрбиячеләренең берсе.

– Шундый кешеләр бар, алар яхшы якка үзгәрергә теләми дә, тырышмый да. Минем шундый очрак иде. Әмма без уртак тел таптык, – диде икенчесе.

Җәмәгать тәрбиячеләренең һәрберсенең яратып, күңел биреп эшләгәне күренеп тора. Алар балаларның уңай якка үзгәрүенә сөенеп туя алмыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Конкурсантлар төрле формада чыгыш ясадылар. Безнең районнан бу бәйгедә халыкны социаль яклау бүлегенең “Мәрхәмәтлек” үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова катнашты. Ул тәрбияләүчесе Зөфәр Сабиров катнашында фильм тәкъдим итте. Аны кем ничек аңлагандыр. Үз фикеремне җиткерим әле. Миләүшә Ниязовна Зөфәргә савыты белән апельсин биреп чыгарды. Егет үзе яхшылык эшләгән һәр кешегә апельсин калдырып китте. Күпме кешене сөендерде, күпме кешедә елмаю уятты. Кешеләргә изгелек эшләү Зөфәрнең дә күңелен эретте.

– Ни өчен апельсин? Хастаханәгә авыру янына гадәттә апельсин алып баралар бит. Ул мәхәббәт һәм шатлык билгесе, – дип аңлатты 5 ел җәмәгать тәрбиячесе булып эшләүче Миләүшә Шакирова. – Зөфәр спорт белән актив шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвеше алып бара, волонтер. Аның күңеле изгелектә.

Озак еллар тәрбия эше белән шөгыльләнгән, бу өлкәдә зур тәҗрибәсе булган Миләүшә Ниязовна белән башкача булмый да. Ул үзе ике бала тәрбияли, чит бала күңеленә дә ачкыч таба алган.

Бу бәйгедә Арча районы җәмәгать тәрбиячесе Миләүшә Шакирова өченче урынны яулады. Аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз.

Ә төп бүләк Саба районына китте. Гөлнара Шиһабиева 15 октябрьдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында үтәчәк республика бәйгесендә көч сынашачак.

Юлия Абдреева бәйгедә катнашучыларга рәхмәтен белдерде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды, авыр эшләрендә уңышлар теләде.

Гөлсинә Зәкиева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X