erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөһим яңалыклар

2019 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе Административ суд башкаруы, Арбитраж процессуаль, Гражданлык процессуаль һәм Жинаять процессуаль кодексларына суд утырышларының мәҗбүри аудиоберкетмәләрен кертү һәм әлеге мәгълүматны алу мөмкинлеген билгели торган үзгәрешләр көченә керде.

 

 

Әлеге үзгәрешләр нигезендә, беренче һәм апелляция инстанцияләренең (башлангыч суд утырышын да кертеп) һәр суд утырышы барышында, шулай ук суд утырышыннан тыш аерым процессуаль эш башкарганда аудиоязма чаралары (аудиоберкетмә төзү) беркетмәләштерү алып барыла һәм  язма рәвештә беркетмә төзелә.

Ябык суд утырышларында аудиоязма чаралары һәм видеоконференц-элемтә системалары куллану рөхсәт ителми.

Арбитраж һәм гражданлык суд башкаруы материаллары белән танышу һәм искәрмә кертү өчен беркетмәгә кул куелганнан соң – биш, Административ суд башкаруында өч көн дәвамында мөмкинлек бирелә.

Эштә катнашучыларның язмача үтенече нигезендә һәм алар исәбенә беркетмәнең һәм мәгълүмат йөртүченең язмаларының күчермәләре әзерләнергә мөмкин.

Суд утырышының аудиоязмалары беркетмәләрен әзерләгән өчен дәүләт пошлинасы түләү каралмаган.

РФ Җинаять-процессуаль кодексына түбәндәге үзгәрешләр керде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беренче һәм апелляция инстанциясе судлары утырышлары барышында язмача рәвештә беркетмә төзелә һәм аудиоязма чаралары (аудиоберкетмәләштерү) кулланып беркетмә төзелә.

Җинаять эшен ябык суд утырышында караганда аудиоязма чараларын файдалану рөхсәт ителми.

Суд утырышының беркетмәләре һәм аудиоязма белән танышу турындагы гаризаны яклар суд утырышы тәмамланганнан соң 3 тәүлек эчендә бирә алалар.

Беркетмәләрнең һәм аудиоязманың күчермәләре суд каравында катнашучының язмача үтенече буенча һәм аның исәбенә башкарыла.

1 сентябрьдән Россия судлары бер суд судьялары арасында эш бүлешүнең мәҗбүри тәртиптә электрон системасына күчтеләр. Хәзер суд составы һәр судьяның  нагрузкасын һәм специальләшү дәрәҗәсен исәпкә алган компьютер программасы ярдәмендә формалаштырылачак. Бу яңалык судьяның бәйсезлеген арттырачак. Әлеге система конкрет эшне карау өчен судья билгеләүгә шәхси тәэсир итү мөмкинлеген бетерә. Шулай итеп, судьялар арасында эш бүлешүнең гадел һәм объектив процедурасы район судында коррупцияне кисәтү өчен мөһим әһәмияткә ия.

Ләйсән Шәйдуллина,

Арча район судының матбугат секретаре,

судья ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X