erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Мин сине яратмыйм бит”, – дим

Мәхәббәт безне бәхетсез итте

Гаиләне тотып торучы төп нәрсә мәхәббәт, диләр. Ай-хай, шулаq микән? Тормышта мин аның киресенә инандым.

Нигә шундый фикергә килдемме? Менә шул хакта сөйлисем, эчемне бушатасым, мәхәббәт, дип авыз суы корытып, бәхетсез мәхәббәт, дип күз яшьләре агызып йөрүчеләрнең күзләрен ачасым килде.

Юк ул мәхәбәт. Баш катырмагыз да. Дөресрәге бар, әмма без уйлаганча түгел. Гашыйк булдык дибез. Ә нәрсә соң ул? Бер егет башкаларына караганда күбрәк ошый. Ул да сиңа карата битараф түгел. Аралашып китәләр, бер-берсенә ияләшәләр. Аннан кайсыдыр икенче кешене очрата. Анысы тагын да ныграк ошый кебек тоела. Аерыла. Менә шул гына. Мнн моның барысын да үз җилкәмдә татыдым.     

Ирем белән өч ел йөрдек. Кулга кул тотышып кына түгел, әлбәттә. Хәзер заманы андый түгел. Шуңадыр, бәлкем, өйләнергә уйламады да. Аны шулай иректә йөрү канәгатләндерде. Рәхәт бит, бернәрсә өчен борчыласы юк. Әмма... берара мин үземнең йөккә узганымны белдем. Егетемә җиткердем. Өйләнешергә кирәк, баланы әтисез үстерергә теләмим, дидем. Башта югалып калды, бераз уйлаганнан соң без әле бала үстереп ятарга бик яшь, үзебез өчен яшәргә кирәк, диде. Беренче тапкыр бик каты итеп шунда кычкырыштык.

Әнигә кайтып сөйләми хәл калмады. “Тап, кызым” үстерербез”, – диде ул. – Өч баланы аякка бастырдым, оныгыма да көчем җитәр”. Баланың әтисе булган кешедән атна буе бер хәбәр дә килмәде. Шалтыратмады да хәтта. Шулай да горизонтта пәйда булды бу. Әти-әнисе белән килеп минем кулны сорады. Бик ачулы булсам да, ризалык бирдем. Әни үзеңә кара, ышанычлы кеше булырмы, әниләре “кысканга” гына килмәгәнме икән, дигән иде. Юк инде, кая аның сүзен тыңлау, безнең көчле мәхәббәт, имеш. Күзгә ак-кара күренми. Риза булдым. Эх, каршы гына килгән булсамчы...

Туй өйдә генә үтте. Кая аны, корсаклы хатын белән оятка калыргамы? Шулай диделәр. Тешемне кысып дәшми калдым. Югыйсә, минем эчем сизелми дә иде әле. Ярар, анысына да риза булдым. Иң мөһиме туй түгел, яратышып гомер итү. Тик мин хыялланган матур тормыш барып кына чыкмады. Өч ел очрашып йөреп мин аны бер дә белмәгән булып чыктым. Күзләремне мәхәббәт томаны каплаган булгандыр, күрәсең. Әти белән табыйм баламны, бала табу йортында нәниебезне аның кулына тапшырсыннар, дип уйладым. Шул мизгелләрне күз алларыма китердем. Тик... бала табу йортына килмәде дә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аерылыштык. Әни белән бөтенләй бу яктан күчеп үк киттек. Аның туган ягына. Кызыбыз әтисез булса да үсте, бер урында тормады. Мин эшли башладым, аны балалар бакчасына урнаштырдым. Үзенә иптәш тә тапты. Бер малай белән дуслашып китте. Гел бергә уйнадылар. Бервакыт барсам, шул бала елап тора, янында басып торган кызым аны юата. “Ни булды?” – дим. Әтисе алырга килмәгән булып чыкты “Килер әле, бераз көтегез, эшеннән китә алмыйдыр. Әйдә, әниеңә шалтыратам. Ул килсен”, – дим. “Аның әнисе юк шул”, – ди минем кыз. – Әйдә, әни, үзебезгә алып кайтыйк, тәрбияче әтисенә шалтыратыр”, – ди. Икесе дә миннән җавап көтеп йөземә текәлде. Ничек аларга каршы киләсең инде? Тәрбиячегә әйттем дә, алып киттем.  

Әтисе безне эзләп тапты. Чыннан да, күпкә соңарган иде. Кемгә өметләнгән булгандыр, белмим. Тәрбияче бер-ике тапкыр өенә алган булган икән, бәлки, бу юлы да шулай булыр, дип көткәндер. Сөйләшеп киттек. Начар кешегә ошамаган үзе. Ул да хатыны белән аерылышкан. Бик яратышып өйләнешкән булганнар. Тик хатыны ире теләгәнгә генә бала тапкан булып чыккан. Бала чүпрәге юып ятып, яшьлегем белән алай бик тиз хушлашасым килми, дип китеп барган.

Бу ир белән аралашулар ешаеп китте. Юк, ярату дигән уй башта да юк. Икебезне дә балалар берләштерә. Алар белән бергәләп паркларга чыгабыз, кафеларда утырабыз, табигатьтә булабыз. Ә бервакыт ул миңа бергә яшәргә тәкъдим ясады. “Мин сине яратмыйм бит”, – дим. “Мин дә синең өчен өзелеп тормыйм. Тик яраткан кешеләребез белән яшәп карадык бит инде. Нәрсә килеп чыкты? Икебез дә балалар белән ялгыз калдык. Менә шулар хакына бергә яшәп карыйк”, – диде.

Унөч ел инде бергә. Аның улы миңа әни дип дәшә. Минем кызым өчен дә ул яраткан әти. Беренче иремә хәтта рәхмәтлемен мин. Аннан балам булмаса, аерылышмасак, бу ирем белән очрашмаган, мин бәхетемне тапмаган булыр идем. Уртак ике балабыз да булды. Быел өлкәннәренең чыгарылыш кичәсенә алар белән бергә бардык. Балаларны яхшы тәрбияләгән өчен, дип грамота да тапшырдылар әле безгә. Менә шулай, мәхәббәт безне бәхетсез итте, үзара ихтирам бер-беребезгә якынайтты. Шуңа сүз саен яратам, дип кабатлаган кешегә түгел, сезне ихтирам иткәненә кияүгә чыгарга кирәк икән.

Галимә апагыз    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре