– Мин синең янга килдем. Гафу үтенергә
Утырып елаштык та... гафу иттем
Кунакка йөрешү аерылышуга кадәр китереп җиткерер дип кемнең башына килгән? Дуслардан ераграк йөрергә кирәк икән.
Беркөн дус кызым безгә кунакка килергә рөхсәт сорады. Каршы килмәдем. Тәмле әйберләр пешереп каршыладым.
Без ирем белән ун ел бергә яши идек инде. Ике балабыз бар. Берсенә тугыз яшь, мәктәптә укый. Икенчесенә биш кенә әле. Тик ул инвалид, коляскада. Шуңа мин эшләмим, аны карыйм. Ә дус кызым утызның теге ягына чыкса да, кияүдә түгел.
Килде бу. Балаларга бүләкләр, күчтәнәчләр алган. Матур киенгән. Бизәнгән. Мода журналыннан төшкән, диярсең. Үзе елмая, йөзе елмая. Бер сүз әйтә дә, шуннан кызык табып көлә. Күңелле генә утырдык. Кич җитеп, караңгы төшсә дә, китәргә ашыкмый бу. Калырга да риза түгел.
– Бар, озатып куй инде, вакыт бик соң, кемнәр очрамас, – дип иремне озатырга җибәрдем.
Бу көннән соң дус кызымның килүе ешаеп китте. Ун ел буена бер тапкыр да күренмәгән кеше, көн аралаш диярлек безнең бусаганы таптый башлады. Соңга кадәр утыра бит әле. Мин иремә озатырга кушам. Соңга табарак үзе озатып куюын сорап аңа мөрәҗәгать итә башлады.
Ә берсендә ирем бөтенләй өйгә кайтмады. Икенче көнне килеп ул минем белән аерылышырга теләвен, шул хатын, минем дус кызым белән яши башлавын әйтте.
– Фатирны сиңа калдырам. Балалар белән кая барасың? Булышырмын, дип вәгъдә итмим. Минем хезмәт хакымның күпме икәнен беләсең. Ике гаиләгә җитмәячәк. Синең инвалид балага пенсияң, пособиең бар, ачка үлмәссез, – диде.
Мин тавыш чыгармадым. Ул моңа аптырады да әле. “Нигә кычкырмыйсың? Миңа китәргә җиңелрәк булыр иде”, – ди. Мин тагын дәшмәдем. Сүзләшеп торудан ни мәгънә? Ул карар кылган бит инде. Яшәрбез, түзәрез. Аллаһы Тәгалә ташламас.
Авыр булды. Инвалид улым әтисен бик ярата иде, аны юксынды. Хастаханәләрдә күп яттык, тернәкләндерү үзәкләренә йөрттем. Тик алга китеш сизелмәде, аякка басмады. Гомер буена коляскада калачак, диде табиблар. Тора-бара ул да күнекте булса кирәк, үзен кулга алды, шөгыльләнә башлады, шигырьләр язды, көйләр иҗат итте, гитарада уйнарга өйрәнде.
Шулай вакыт үтте. Ун ел үткәне сизелми дә калды. Авырлыклары да, шатлыклы мизгелләре дә йөрәктә сакланып калды. Кызга унтугыз тулды. Беркөнне кияүгә чыгам, дип кайтты.
– Әтигә дә әйттем. Никах көнендә ул да бездә булсын инде. Син нәрсә дисең, әни? – диде.
– Нәрсә дим? Син барысын да әйткәнсең бит инде? – дим.
Миннән рөхсәт сорамыйча әтисенә әйткәненә хәтерем калса да, сиздермәскә тырыштым. Әтисез үсүен күрсәтергә теләмәгәндер инде. Яши башлагач ире барыбер беләчәк, югыйсә. Ярый, яшьләргә үз акылыңны биреп булмый. Тешемне кысып булса да түзәрмен. Теге хатыны белән генә килмәсен. Балалары булмады аларның. Бер икесе читкә китеп яшәп яталар. Ничек? Анысы миңа караңгы. Кызыксынмадым да, сорашмадым да. Шалтыратканда телефонны да алмадым. Ун елга бер тапкыр күрешмәдек тә. Кызы белән аралашып торды бугай, каршы килмәдем. Ә ярдәм итмәде, сүзендә торды.
Никах көне минем өчен икеләтә авыр булды. Беренчедән, бердәнбер таянычым, ярдәмчем, киңәшчем булган кызымны кияүгә бирәм, бөтен мәшәкатьләрем белән ялгызым гына калам, икенчедән теләмәгән очрашу көтә. Юк, көтмәдем түгел, көттем мин аны. Аннан өметемне өздем.
Чакыруны гына көткәнме, берничә көн алдан килде ул. Ишекне ачсам, ул тора. Югалып калдым.
– Никах шимбә көнне генә була. Бүген түгел, – дидем бераз үземне кулга алгач.
– Мин синең янга килдем. Гафу үтенергә, – ди бу.
– Мин сине күптән гафу иттем инде. Шул гына кирәк булса, сау бул, – дип ишекне яба башладым.
Әмма ул ирек бирмәде. Мине читкәрәк этәреп түргә узды. Аннан ике җилкәмнән кысып тотып алып күкрәгенә кысты. Этеп җибәрергә уйлаган идем дә, өлгерә алмадым, ул үзе артка китте һәм алдыма тезләнде.
– Тормышым начар, дип әйтмим. Әмма бәхетсез мин. Сине, балаларны сагынып гомерем үтте. Килергә йөрәксенмәдем. Куып чыгарасыңны белдем. Кызым шалтыраткач, сөенечемнән күкләргә сикердем. Сезнең белән очрашуны түземсезлек белән көттем. Зинһар, гафу ит мине. Әйдә, кызыбыз никахында ир белән хатын булып бергә утырыйк. Кабул итсәң, мин яңадан сезнең янга кайтырга теләр идем, – диде ул. – Куып чыгарма мине. Үтенәм. Үкенерлек итмәм. Ялгыштым, бик ялгыштым. Тик үткән елларны кире кайтарып булмый. Киләчәгебез өчен бергә булыйк.
Башын тезләремә куеп елады ул. Мин дә аңа кушылдым. Мизгел эчендә үткәннәрне искә төшердем. Һәм... гафу иттем. Үкенмим дә. Икебез дә лаеклы ялга чыктык. Оныклар тәрбиялибез. Ирем әле дә назын җәлләми, хөрмәтен дә күрсәтә. Улым да, аякка басмаса да, тернәкләнеп, күңеле күтәрелеп китте. Аңа да ата кирәк булган шул.
К. Рәхимова,
Арча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев