Миңа 82 яшь, ә пенсиям 10 мең сумга артмады
Безгә сорау бирәләр
Безгә пенсияләр арту буенча шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.
“Район газетасында чыга торган “Атна вакыйгалары”нда 1 гыйнвардан Татарстанда кайбер пенсионерларның пенсияләре 10 мең сумнан да күбрәккә артачак. 80 яше тулган пенсионерлар, шулай ук 1нче төркем инвалидлар пенсияләренә шул күләмдә өстәмә алачак, дип язылды. Миңа 82 яшь. Әмма миңа бу акча өстәлеп килмәде. Ни өчен?”.
Бу сорауга Россиянең Татарстан Республикасы буенча социаль (пенсия) фондының Арча районы клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова җавап бирә:
“Дөрестән дә, яңа 80 яше тулган пенсионерларның һәм яңа 1нче төркемдәге инвалидлык алган пенсионерларның пенсияләре 10 мең сумнан да күбрәккә артты. 80 яше тулгач, һәр пенсионерның пенсиясе арта. Сезгә сорау биргән абыйга 82 яшь. 80 яшь тулгач, аның пенсиясе арттырылган инде. Ә бу юлы, 80 яшь тулу белән бәйле акча аңа кагылмый, ул, кабатлап әйтәм, яңа 80 яше тулганнарга каралган. 80 яше тулганнарның пенсияләренең фиксацияләнгән өлеше икеләтә арта. 1 гыйнвардан пенсиянең фиксацияләнгән өлеше 9584,69 сум тәшкил итте. Моннан тыш 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнде. Димәк, кайбер пенсионерларның пенсиясе 10 мең сумнан күбрәккә артты”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев