erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Мине борчымагыз, мин ял итәргә генә килдем”, – дигән баланы кызыктырырлыкмы?

Арча педагогика көллиятенә республика студентлар отрядыннан штаб белгече Эльвира Төхвәтуллина һәм матбугат хезмәте җитәкчесе Надежда Васильева кайтты.

Республиканың 31 уку йортында студентларны җәйге чорда эшләргә бушлай төрле һөнәрләргә өйрәтәләр. Шул исәптән Арча педагогика көллиятендә студентлар бүген җәйге лагерьларда вожатый булып эшләү өчен теоретик һәм практик яктан белемнәрен арттыралар. Укулар 6 марттан башланган. Моңарчы андый өйрәнүләр булмаган. Һәм мондый бушлай мөмкинлеккә алар Арча педагогика көллияте грант откач кына ия булалар. Без килгәндә  көллиятнең ике бүлмәсендә – башлангыч сыйныф укытучысына укучы 3нче курс студентлары (311 һәм 312нче төркемнәр) җәйге чорда балаларның каникул вакытында лагерьларда эшләү осталыгына – вожатыйлыкка өйрәнәләр иде. Көн дә май азагына кадәр барачак бу уку-өйрәнүләр. Укытучылар Гөлнара Гарипова һәм Радия Рәхмәтуллина дәресләрне кызыклы итеп алып баралар.
– Без “Россия студентлар отрядлары” оешмасының Татарстан буенча бүлеге белән тыгыз элемтәдә торабыз, – дип сөйләде Арча педагогика көллиятенең укыту буенча директор урынбасары Гөлнара Хәбибуллина. – Студентлар оешмасыннан безгә теоретик һәм практик яктан ярдәм итәргә, “Вожатый” һөнәренә өйрәтү буенча ничек эш алып барубыз белән танышырга һәм методик киңәшләрен бирергә кайталар. Шушы юнәлештә төрле чаралар үткәрү буенча киңәшләрен дә бирәләр. Бу юлы алар безгә “Вожатый” һөнәренә ничек өйрәнүебезне карарга һәм күргәннәрен  матбугатта яктыртырга кайттылар. Бу – студент отрядларында катнашучыларны бушлай һөнәрләргә өйрәтү-укыту программасы.  Шушы программа нигезендә безнең көллият “Вожатый” белгечлеге буенча грант отты. Шулай итеп, безнең 53 студент “Россия студентлар отрядлары” оешмасының Татарстан буенча әгъзасы булдылар. Һәм без аларны грант нигезендә вожатыйга укытабыз. Укулар тәмамлангач, аларга “Вожатый” таныклыгы биреләчәк һәм алар вожатый булып эшли алачаклар”. 

...Студентлар шау-гөр килеп, үзара киңәшеп, практик эш эшлиләр. 311нче төркемдәге студентлар белән дәрес алып баручы укытучы Гөлнара Гарипова: “Уку-өйрәнүләрдән соң җәен студентлар балалар лагерьларында вожатый булып эшләячәкләр, – дип сөйләде. – Менә без марттан башлап, көн дә вожатый һөнәрен үзләштерәбез. Теоретик һәм практик белемнәрне көн дә туплыйбыз. Теоретик дәрестә студентлар лекция тыңласа һәм дәфтәрләренә язып барса, практик дәрестә алар тыңлаган белемнәрен, төрле модульләр ясап, шуны яклап ныгыталар. Бу җәен эшләү өчен аерым бер багаж булып тора. Дөрес, бездә вожатыйлар клубы да бар. Әмма алар бер-берсен кабатламый. Вожатыйлар клубында күбрәк чаралар үткәрелә. Безнең укулар студентлар оешмасы биргән программа нигезендә алып барыла. Бүген студентлар балаларны лагерь тормышына кызыксындыру темасы буенча практик эш эшлиләр. Кайбер бала лагерьда мин монда ял итәргә генә килдем, ди. Уеннарда бик катнашасы килми. Менә шул баланы ничек итеп: “Мин телим! Мин! Мин!”, – дип, түземсезләнеп, уеннарда катнашырлык дәрәҗәгә җиткерергә?!  Вожатыйда теләсә кайсы баланы кызыксындыра алу сәләте булырга тиеш. Ничек итеп? Менә күрәсез, һәр партада карталар. Студентлар  шул картага баланы лагерь тормышына кызыксындыру чаралары язалар, төрле сүрәтләр ясыйлар һәм яклыйлар”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

...Шау-шу тынып калды. Студентлар такта янына чыгып, үз эшләрен якладылар. Аларны тыңлап торсаң, кызыклы. “Кара тартма сере”, “Сюрприз”, “Мактау”, “Син иң яхшысы!”, “Фикерләр каршылыгы”, “Уеннар”, “Проблемалы сорау” һ.б. “Мине борчымагыз, мин ял итәргә генә килдем”, – дигән баланы кызыктырырлыкмы? Шушы 311нче төркемдә укучы Алиса Гаранина: “Лагерьда кызыклы булсын өчен, мәсәлән, балага нинди дә булса җаваплы эш йөклисең яки ярдәм итүен сорыйсың һ.б.”, – дип сөйләде. 
Күрше бүлмәдә шөгыльләнүче 312нче төркем студенты Фирүзә Хәбибрахманова: “Отряд почмакларының эскизларын эшлибез, – дип сөйләде. – Миңа вожатый һөнәренә уку бик ошый. Балаларны яратам”.
Студентларга яңа һөнәр үзләштерүдә уңышлар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X