erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Миңнеханов: ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә тантаналарны үткәрү мөмкинлеген табарбыз

Пандемия шартлары безнең планнарны үзгәртсә дә, без ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп чараларны тантаналы рәвештә уздыру мөмкинлеген, һичшиксез, табачакбыз. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советында «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзалануга 100 ел тулуга багышланган утырышта әйтте.

Ул республика оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр бик күп чараларны онлайн форматта уздыруларын искәртте.

«2020 елны без «Республикабызга нигез салынуның 100 еллыгы» елы дип игълан иттек. 2019 елның 19 декабрендә Казан-Экспода юбилей чараларына старт бирелде. Безгә федераль ведомстволар теләктәшлек күрсәтте. Юбилей монетасы чыкты, ТАССРның 100 еллыгына багышланган маркировкалы конверт дөнья күрде, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Президент Татарстанның чәчәк атуына, үсешенә саллы өлеш керткән татарстанлыларның барлык буыннарына рәхмәтен җиткерде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X