erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Минем үземнең Брежнев белән кара-каршы утырып сөйләшкәнем булды

Бәяне вакыт бирә

 

СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Сергеевич Горбачев 92нче яшендә вафат булды.

Мин илле елга якынлашкан хезмәт юлымда чиарттагы ялымны ике генә тапкыр август аенда алдым. Аучы булганлыктан, ялларны ноябрь, декабрь айларына туры китерергә тырыша идем. Менә шул ике тапкырында да гадәттән тыш хәлләр килеп чыкты. Менә шуларның берсе турында сөйлим. Чөнки анысы илне генә түгел, ә бөтен дөньяны тетрәндерде.

1991 елның 19 август иртәсе иде бу. Безнең Арчада Горький урамындагы күп фатирлы йортта яшәгән чак. Ул вакытта су да кермәгән, уртак бәдрәф тә тышта. Иртүк торып шунда юнәлдем. Каршыга күршеләге апа очрады. “Ишеттеңме, Горбачевны ычкындырганнар бит”, – ди. “Кайчан, ничек?”, – мин әйтәм. “Әнә, кер дә телевизорны кабыз!” – ди.

Йомышлар онытылды, тизрәк кереп телевизорны кабыздым. Ә анда – “Аккош күле” балеты, шомлы музыка. Бераздан ябык чырайлы, зур күзлекле диктор пәйда булды, дулкынланган матәм тавышы белән авыру сәбәпле, Горбачевның вазыйфаларыннан азат ителүе, ил белән “ГКЧП” идарә итәчәге турында башын да күтәрмичә укып чыкты, аннан экранда яңадан “Аккош күле” пәйда булды...

Кеше никадәр аз белсә, аңа шулкадәр әйбәтрәк, диләр. Монда югарыдагыларга да, дип өстәсәң дә ялгыш булмас. Чөнки андый кеше кирәкмәгән сораулар биреп мәшәкатьләр тудырып тормый. Тамагың тук, өстең бөтен – шул җитмәгәнме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмма кеше бер икмәк белән генә яшәми, дигән гыйбарә дә бар. Мәсәлән, мин үзем сигезенче  сыйныфларда укыганда СССР картасы янына басып горурланып карап торыр идем: нинди зур, бәхетле илдә яшим мин! Гомумән, карта үзе бер тылсымлы нәрсә кебек иде шул. Географияне Габделхәй абый Һадиев шундый итеп укытты, мин илләрнең кайда урнашуын гына түгел, аларның күбесенең президентлары, корольләре кем икәнлегенә кадәр әйтеп бирә ала идем.

Мин туганда Сталин исән булган әле. Ә Хрущевны телевизордан күреп беләи. Без малай чакта кукуруз дигән яңа культура барлыкка килде. Тагын әле басуларны тирән сукалыйбыз дип, кызыл балчыкка әйләндереп бетерделәр. Аннан Сталинның әшәке кеше булганлыгын, бик күп гаепсез кешеләрнең юк ителүе, сөргеннәрдә газап чигүләре турында яздылар. Күпмедер вакыттан соң Хрущеның үзенә дә чират җитте, башта аның турында мәзәкләр тараттылар. Кибетләрдә борчак, кукуруздан пешерелгән ипиләргә чират барлыкка килде.

Леонид Ильичны халык башта ук яратты, бигрәк тә тынычлык турында кайгыртуы күңелләргә хуш килде. Ул үзе дә сугышны башыннан ахырына кадәр күргән, авырлыкларын кичкән кеше. Ике абыйсы сугышта хәбәрез югалган, өченчесе бер аяк белән кайтып, 1947 елда яп-яшь килеш якты дөньядан китеп барган, башка авырлыкларны күргән әни экран каршында Леонид Ильичка рәхмәт укып утырыр иде. Минем үземнең Брежнев белән кара-каршы утырып сөйләшкәнем булды. Төштә, билгеле. Уянгач та хәйран калып йөрдем әле.

Шуннан Леонид Ильич картаеп үлеп китте. Аны алыштырган Андропов, Черненко озак тора алмадылар, сәламәтлекләре какшаган булган.

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре