Министр Арчада
Зона семинар-киңәшмәсе булды.
24 июльдә Арча сорт сынау участогы базасында урып-җыю эшләренә, орлыкчылык, җир әзерләүгә, көзге чәчүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашты.
Арча район башкарма комитеты җитәкчсесе урынбасары Ренат Гатиятов районда эшләр барышы белән таныштырды. Республиканың төрле хезмәтләре вәкилләре чәчүлек орлык әзерләү, туфрак эшкәртү, көзге чәчү һ.б. буенча таләпләрне аңлаттылар. Җир эшкәртү техникасын күрсәттеләр.
Сорт сынау участогы мөдире Фәнис Зарипов сынала торган сортларны күрсәтеп, һәркайсына аңлатма бирде.
Марат Җаббаров “Кырлай” ширәктендә бәрәңге басуында булды. Иртә сорт бәрәңгене августта ала башлыйлар.
“Игенче” ширкәте басуында көзге бодай сугалар, уңышы бик яхшы. Министр алдынгы комбайнчылар Расих Нәҗметдиновка, Ильяс Сибгатуллинга, Марат Абдуллинга вымпеллар, акчалата премияләр тапшырды.
Игенчеләр алдында район мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев