“Мишәрләр” командасы зур исәп белән җиңде
Өлкәннәр яшьләргә үрнәк күрсәтте.
Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее футбол кырында мини футбол буенча ярышлар үтте.
Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм ярышлар мөселман яшьләр арасында оештырылды.
– Барлыгы алты команда катнашты. Бүген “Мишәрләр”, “Арча”, Лицей”, “Хитс”, “Утар Аты”, “Урта Аты” командалары көч сынашты, – диде ярышларны оештыручы хуҗалык эшләре буенча лицей директоры урынбасары, физкультура укытучысы Айнур Ахунов.
– Айнур, “Мишәрләр” һәм “Хитс” командалары белән якыннанрак таныштырып китегезче?
– Үзем тамада һәм алып баручы да булгач, шундый ук хезмәт башкаручы дусларыма мөрәҗәгать иттем. Алар минем чакыруны бик теләп кабул итте. Бу команда республиканың төрле төбәкләреннән җыелып, бер команда булып тупланган тамадалар, алып баручылар, җырчыларны – Илфат Кыямов, Райнур Әүхәдиев, Илдус Садыйков – берләштерә. Ә “Хитс” Арчаның элеккеге җыелма командасы ул, – дип аңлатты Айнур Ахунов.
Ярышларны ачу тантанасы алдыннан футбол кырында ике команда уйный иде инде. “Арча”лар белән “Мишәрләр” очрашкан булып чыкты. Уен кызыклы да, мавыктыргыч та барды. Үзебезнекеләр буларак “Арча” командасы өчен җан атып утырдык, әмма икенче команданың уены сокландырды. Уенчылар җиңелрәк тә, җитезрәк тә. Безнекеләр дә матур уен күрсәтергә тырышты. Тик туп кына көндәшләр капкасына керергә теләмәде. Ахыр чиктә, “Мишәрләр” командасы зур исәп белән җиңде.
Уеннар әнә шундый күтәренке рухта үтте. Тантана вакытында Айнур Ахунов һәм лицей директоры Максим Ильясов барысына да уңышлар, җиңүләр теләде. Төп хөкемдар уен кагыйдәләре белән таныштырганнан соң, ярышлар башланып китте.
Һәр команда әзерлекле килгән. Матур уен күрсәтте. Әмма спорт шундый нәрсә, анда иң көчлеләр өстен чыга. Бу юлы да шулай булды. “Утар Аты” командасы да көчле уйнады һәм көндәшен җиңелергә мәҗбүр итте. “Хитс” командасы элек уйнаган вакытларын искә төшерде һәм иң яхшы уен күрсәтте.
Нәтиҗәдә, беренче урынны “Хитс” командасы яулады. Икенче урында “Утар Аты” егетләре, өченче урында “Мишәрләр”. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, бүләкләр тапшырылды. Лицей директоры Максим Ильясов ярышта катнашкан егетләргә, оештыручыларга, аеруча Айнур Ахуновка рәхмәт белдерде.
Соңыннан балаларга да уйнарга мөмкинлек бирелде. Дусларча очрашу булды. Алар да бик матур уйнады. Мини футбол буенча җәйге ярышларда өлкәннәр дә, яшь буын да көч сынашты. Өлкәннәр яшьләргә үрнәк күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев