Мишустин Татарстанның ИТ-компанияләр барлыкка килүгә керткән өлешен бәяләде
Цифрлы трансформация Россиягә югарырак үсеш дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк дип саный Россия Федерациясе Премьер-министры.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасында мәгълүмат технологияләрен үстерүгә зур игътибар бирелә дип саный. Бу фикерне ул Иннополиста ИТ темасына багышланган дискуссиядә сөйләде.
«Без мәгълүмат технологияләрен үстерүгә аерым игътибар биргән төбәктә җыелдык. Иннополис — күптән түгел төзелгән шәһәр. Татарстан күпсанлы ИТ-компанияләр барлыкка килү өчен шактый эш башкарды», — диде ул.
Мишустин сүзләренчә, әлеге очрашу ИТ-тармагының үсеш перспективалары турында фикер алышырга, алга таба үсеш өчен этәргеч булдырырга һәм илнең дөньякүләм ИТ-индустриягә кертемен арттырырга мөмкинлек бирә.
«Бүгенге очрашу илебез өчен цифрлы трансформациягә ирешүгә, югары дәрәҗәгә күтәрелергә мөмкинлек бирә», — диде Россия Хөкүмәте башлыгы.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев