erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казаннан МКДЦ табиблары Арчада

Арча сәнгать мәктәбендә инсульт кичергән кешеләргә ярдәм фонды «Зәңгәр тасма» әгьзалары- табиблар белән очрашу булды.

 Шушы фондның җитәкчесе, МКДЦның мидәге кан әйләнеше бозылган авырулар өчен неврология бүлеге җитәкчесе, невролог, медицина фәннәре кандидаты Демин Тимур Викторович, МКДЦның (төбәкара клиник-диагноз үзәге) 3нче кардиология бүлеге мөдире, табиб-кардиолог Илдар Хәбибуллин, невролог, медицина фәннәре кандидаты Гүзәл Старостина кайтты. Алар медицина хезмәткәрләре, халык алдында ничек йөрәк-кан юллары авыруларын булдырмау һәм дәвалау ысуллары турында сөйләделәр. Чыгышлар кызыклы иде. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов һәм Арча үзәк хастаханәсендәге районара йөрәк-кан юллары үзәге җитәкчесе Ринат Хәстиев Казан табиблары белән бергә булды.  Табиб-кардиолог Илдар Хәбибуллин әйткән бер генә киңәшне әйтеп үтәбез. Әгәр дә кан басымы кинәт күтәрелеп китсә, кан басымын төшерә торган каптоприл 25-50мг п/я яки нифедипин 10 мг даруын кабарга.  Йөрәк авыртса, тел астына бер төймә нитроглицерин куярга яки авызга нитроглицерин-спрей сиптерергә. Ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртырга. Андый вакытта авыртуны баса торган папазол, дибазол, но-шпа даруларын эчәргә ярамый. Невролог Тимур Викторович инсульт һәм инфаркка китерүче 5 факторны атады. Алар: югары кан басымы, аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау, симерү, тәмәке тарту. Бу факторларны үзгәртеп, көйләп була, диде табиб. Бу факторлар кешенең үзеннән тора. Ә менә кешенең үзеннән тормаган, үзгәртеп булмый торган тагын өч фактор бар. Алар: яшь (ирләр 55 яшьтән, хатын-кызлар 65 яшьтән) , кешенең кайсы җенестә булуы һәм генетика.  Инсульттан баш мие зыян күрә. Аның билгеләре: йөз хәрәкәтләре үзгәрә, авыз кыегая, аяк, кул хәрәкәтләре, сөйләшү бозыла. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Невролог табиб белән авыруның үзара аңлашып, килешеп, максатка ирешергә кирәклегенә басым ясады. Иван Крыловның сүзләрен китерде: "Иптәшләр арасында үзара аңлашу, килешү булмаса, эш юньлегә бармый", - диде ул. Инсультның дәвага бирешкәнен дә ассызыклап үтте. Озакка сузмыйча, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзеңдә кан басымы икәнне каян белергә? Әгәр дә кан басымы берничә тапкыр үлчәгәндә дә 140/90 һәм аннан да артып китсә, димәк, синең кан басымың югары. Кан басымы югары булган кешедә кан агымы көч белән кан тамырлары стенасына килеп бәрелә. Кан басымын күрсәткән иң беренче сан ул йөрәкнең кысылып, канны тамырларга куып чыгарган халәте. Ә икенче сан йөрәкнең тыныч хәлдә торган вакыттагы тамырлардагы халәт. Ә кан басымын үлчи беләбезме? Кан басымын тыныч халәттә үлчәргә кирәк. Ашаганнан соң 1-1.5 сәгатьтән соң. Тәмәке тарткач яки кофе, яки каты чәй эчсэң, 20 минуттан соң. Кул өстәл өстендә терсәктән тулысынча булырга тиеш, арка урындык артына терәлсен. Кан басымын үлчәгәндә сөйләшергә, йөткерергә, төчкерергә ярамый. Тонометр сәламәтлек министрлыгы тарафыннан теркәлгән, дәүләт  стандарты, метрология контроле (метролог кләймәсе) тарафыннан сертификацияләнгән булырга тиеш. Нинди анализлар бирергә: гомуми кан анализы, канга биохимик анализ (глюкоза, липидлар,  креатинин, бәвел кислотасы, калий, натрий), йөрәккә УЗИ, экг,  бәвел анализы, күзләрне тикшертергә. Ә менә бу турыда беләбезме? Кешедә кан тамырлары 120 000 км.тәшкил итә. Йөрәк 1 минутка 5 литр кан бүлеп чыгара. Бер кыскаруда - 60-65мл. Чагыштыру өчен: кояштан айга кадәр ераклыкның өчтән бер өлеше бу. Шикәр күләме югары булу шулай ук зыянлы. Ач карынга биргән канда шикәр күләме 5.6 - 6.9 ммоль/л. була икән, димәк, авыруда шикәр чире бар дигән сүз. Аудиториядә табиблар лекцияләр сөйләгәннән соң Арча радиосында чыгыш ясадылар. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре