erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Мәктәп-интернатка – 100 мең сумлык бүләк!

Изгелек

“Таттелеком” акционерлык җәмгыяте үзенең игелекле эшләре белән куандырып тора. 7 апрельдә Яңа Кенәр ярдәмче мәктәп-интернатка 100 мең сумлык продукция тапшыру тантанасы булды.

Бүләкләрне Арча РУЭСының яңа җитәкчесе Руслан Таһиров тапшырды. Директор Ленар Вәлиев коллектив исеменнән рәхмәт әйтте.

РУЭС җитәкчесе Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдиновка җирлектә проблемалар булса, булышырга әзер икәнлекләрен белдерде. “Апрель аенда безнең  бушрак вакыт, андый мөмкинлек бар”, – диде.

Бу сүзләр башка җирлекләргә дә кагыла.

Бүләкләрне бу көнне мәктәп-интернатка гына түгел, Яңа Кенәрдә ярдәмгә мохтаҗ булган ялгыз яшәүче өлкәннәргә дә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре