Мәктәпләр югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителгән
Рафис Борһанов: Татарстанның барлык мәктәпләрендә югары тизлекле Интернет булдырылды
ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәпләр югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителгән, диде. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.
«Яз көне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык мәктәпләрен дә югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү турында күрсәтмә бирде. Хәзер шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да мәктәпләргә җепселле-оптик элемтә линияләре керде», — диде министр.
Рафис Борһанов сүзләренчә, Интернет булу укытучыларга онлайн-курсларда укырга, Россиядәге иң яхшы методик эшләнмәләрне кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Дәрестә физика, химия, биология кебек фәннәрне видеоконтент белән тулыландырып, укучыларга кызыклы рәвештә мәгълүмат биреп булачак.
«Хәзерге заман балалары — «визуаллар», һәм бу уку-укыту барышында исәпкә алынырга тиеш», — диде министр.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/science/08-09-2020/rafis-bor-anov-tatarstanny-barlyk-m-kt-pl-rend-yugary-tizlekle-internet-buldyryldy-5769522
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев