erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

М.Мәһдиев музеенда кунакта

Гөберчәктән М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина хәбәр итә.

Өлкәннәр көне уңаеннан Гөберчәк авылының өлкәннәре белән Мөхәммәт Мәһдиев музеенда очраштык, - дип сөйләде музей җитәкчесе Халидә Габидуллина. -  "Яшәгез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына" исемле бәйрәм кичәсе хәер-догадан башланды. Өлкәннәребезне бәйрәм белән котладык. Аларның үткән гомер юлына күз салдык. Тормышларындагы иң үзәккә үткән һәм күңелле мизгелләрне дә искә төшердек. Миңназыйм Сәфәров төшергән "Бәхилләшү" документаль фильмы аша гади укытучы хезмәтеннән галим, тәнкыйтьче дәрәҗәсенә ирешкән авылдашыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗаты белән дә таныштык. Өлкәннәребезнең зирәк, тапкыр җавапларын уеннар аша да расладык, күчтәнәчләр белән чәй дә эчтек. Кыскасы, бәйрәм кичәсе өлкәннәребез күңелендә матур бер  хатирә булып сакланыр. Аларга сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телибез. Һәркайсының күңеле көр, гомере озын, бәхетле булсын дигән теләктә калабыз. "Саргаймасын йөзләр, тыныч булсын көзләр" күргәзмәсе белән дә таныштылар. Исән-сау булыйк!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре