Мөнир Рахмаев кызына нинди исем кушкан?
Күптән түгел танылган җырчы Мөнир Рахмаев шатлыклы хәбәр җиткергән иде. 18 мартта Мөнир һәм аның тормыш иптәше Илсөяр тәүге тапкыр әти-әни булдылар.
Узган көнне җырчы инстаграм сәхифәсе аша кызларына нинди исем кушканын хәбәр итте. «Мөнир + Илсөяр + Асмирә = минем гаилә (дәвамы бар)», – дип яза Мөнир.
Моннан тыш, ул балаларны гаилә бәхете өчен түгел, ә бәхетле гаиләдә балалар табырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев