erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөбарәк Әшрәповка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен“ ордены медале тапшырылды

Районда иң озак прокурор булып эшләгән Мөбарәк Әшрәфҗан улы Әшрәповка 95 яшь тулды.

Аны котларга республика прокуроры Илдус Нәфыйков кайтты. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен“ ордены медале тапшырды.
Юбилярны район башлыгы Илшат Нуриев, район прокуроры Ринат Кәримов тәбрикләделәр.

Мөбарәк Әшрәфҗан улы 1928 елның 28 июнендә Балтач районының Арбор авылында туган. Гаиләләре зур – алты малай, ике кыз. Мөбарәк малайларның иң кечкенәсе. Сугыш елларында ул гаиләдә балалар арасыннан берүзе кала. Колхозда эшли, трактор белән җир сөрә, бригадир була, ашлык исәбен алып бара. Сугыш вакытында укулар 1 октябрьдә башлана, өлкән сыйныфлар дәүләткә ашлык тапшыру планын үтәгәч кенә мәктәпкә килә.

Үз хуҗалыкларында да малайны күп эш көтә, мал-туар,  тавык-чебеш, умарталар тоталар. Ул гармунда уйный, авылдагы үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Яхшы укый, урта мәктәпне “5“ле билгеләренә тәмамлый.
 Югары уку йортында спорт белән ныклап шөгыльләнә, спартакиадаларда катнаша. Чаңгыда һәрвакыт беренче була. Дүртенче курста укыганда штанга күтәрү буенча республика  чемпионы була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның прокуратура органнарындагы хезмәт юлы 1951 елда башлана. Шул елны Балтач районы прокуратурасына халык тикшерүчесе итеп билгеләнә. Тикшерүче эшен бик ярата, чөнки ул кеше язмышлары белән бәйләнгән. Прокурор булып эшли башлагач та кешене сак астына алганчы аннан үзе сорау ала.

25 яшендә аны Кызыл Юл районына прокурор итеп билгелиләр. Аннан Кызыл Йолдыз, Теләче, Саба районнарында прокурор була. Прокуратура органнарында 38 ел эшли. 1970 елдан 1985 елга кадәр Арча районы прокуроры.

Элек бергә эшләгән хезмәттәшләре аны гади кеше, әмма кырыс һәм гадел булды, дип искә алалар.
Минем үземә дә Мөбарәк Әшрәфҗан улы белән озак еллар аралашып яшәргә туры килде. Газета укучылардан килгән сораулар, мөрәҗәгатьләргә һәрвакыт игътибарлы булды, аларның берсе генә дә җавапсыз калмады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев