erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мондый бәйгеләр бик кирәк!

“Традиция буенча“, район сукачылар ярышы көнне яңгыр ява иде. Хәтта бер елны бәйгене күчерергә дә туры килде

Быел да яңгыр яуса иде, дип теләүчеләр аз булмагандыр. Чөнки корылык игенчене һәвакыт өркетә, ә ярышларны күчерүдән берәүгә дә зыян юк.
Алгарак китеп булса да әйтим – быел да әлеге традиция бозылмады  диярлек – сукачылар ярышы 26 майда булса, әйбәт яңгырлар икенче көнне яуды. Безнең районда дым запасы болай да начар түгел иде, ә менә республикада  бу яктан хәл җитди булган районнар бар. Шуның өстенә май аенда 15 градуска кадәр җиткән салкыннар уҗымнарны гына түгел, люцернаны да өшеткән.

Быелгы сукачылар ярышы Хәлим Гарипов крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Моңа кадәр андый бәйгеләр  эре хуҗа-лыкларда гына уза иде. Район башлыгы Илшат Нуриев та Хәлим Гариповның тырышлыгын, буш урында диярлек эш башлап, бүген шундый бәйгеләр уздыра алу дәрәҗәсенә күтәрелүен билгеләп үтте.
Ярышка 17 трактор килгән иде. “Гостех-надзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов аларның һәрберсенең әзерлеген, механизаторларның документлары тәртиптә булуын тикшереп чыкты. “Барысы да зур әзерлек белән килгәннәр, бәйләнер әйбер юк!“ – диде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре алдан кишәрлекләрне бүлеп, бәйге тоткарлыксыз узсын өчен бар шартларны тудырып куйганнар. Калганы механизаторларның үз осталыкларына бәйле инде. Монда беренче буразнаның турылыгы, сөрү тирәнлеге, кишәрлектә “чи“ калмавы – бар да мөһим, хөкемдарлар һәркайсына балл куеп бара.
– Бәйгедә катнашучы механизаторларның осталыгы елдан-ел арта баруы куандыра, – ди баш хөкемдар, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.
Быелгы бәйгене карарга килүчеләр арасында шәхси тракторы булган тамашачылар да бар иде. “Чакырсалар мондый ярышларда без дә катнашыр идек“, – ди алар. Крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Нафил Гатауллин да әлеге инициативаны хуплый, уйлашырбыз, ди.

Бәйге тәмам. Жюри җиңүчеләрне билгели. Бүләкләрне район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды. “Иң яшь катнашучы“ – “Курса МТСы“ ширкәтеннән Рәмис Шәрәфиев. “Иң тәҗрибәле катнашучы“ - “Аю“ ширкәтеннән Данил Лотфуллин. “Иң югары һөнәри осталыкка ия“ – “Ватан“ ширкәтеннән Раил Лотфуллин. “Иң әзерлекле трактор“ – Х.Гарипов крестьян-фермер хуҗалыгыннан Илнур Гайнетдинов. “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы“ – “Заря“ ширкәтеннән Рамил Шакиров.
Ә бәйгенең төп җиңүчесе – “Казанка“ ширкәтеннән Ингель Шәрипов. Аңа тәкә дә бүләк иттеләр. “Кырлай“ ширкәтеннән Айрат Габделхаков – икенче, “Игенче“ ширкәтеннән Ирек Хәсәнов өченче урында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев