erid:2VtzquqpS7d
Мондый ярминкәне күргән юк иде әле!
Арча яңалыклары

Мондый ярминкәне күргән юк иде әле!

Мәктәпләрдән ярминкә булды дигән хәбәрләр килеп тора.

Шундый бер ярминкәгә - Шушмабаш мәктәбе ярминкәсенә барып кайттык. Без килгәндә ярминкә гөрли иде инде.Балалар, әти-әниләр, авыл халкы да килгән. Сатуда нәрсә генә юк! Майда пешкән кабартма, слойкалар, печеньелар, вак бәлеш, пироглар... Маринадланган кыяр, помидор, гөмбә. Яшелчә, җиләк-җимеш, компот... Кибеткә караганда арзанрак. Укучылар да рәхәтләнде сыйланып. Мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова: "Ярминкәдә сатудан 39 мең сумга якын акча җыелды, без бу ярминкәне махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә ярдәм итү максатыннан оештырдык", - диде. Форсаттан файдаланып, район газетасы "Арча хәбәрләре"нә язылуны да оештырдылар. Почтальон Фирая Шәяхмәтова газетага яздырды.  Тулырак итеп район газетасында язарбыз.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев