erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мондый хәлне бабайлар да күрмәгәндер

Быелгы яз гаҗәпләндерүен дәвам итә. 9 апрельдә чәчүгә чыксыннар әле!

Кем әйтмешли, мондый хәлне бабайлар да күрмәгәндер. Чәчүгә 9 майда гына чыга алган еллар да булганлыгын исәпкә алсак, бигрәк тә.
– Бүген “Яңарыш“ ширкәте арпа чәчә башлый, – дип шалтыратты район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.
Бераздан без “Яңарыш“та идек инде. Хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков, баш агроном Рамил Мөхәммәтшин, баш инженер Альберт Фарукшин чәчү башланган көнне басуда булмый, кайда булсыннар инде? Россия авыл хуҗалыгы үзәге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов туфракның температурасын үлчәп йөри. “Көндезен җылылык 11 градустан арта, иртән, билгеле, кимрәк иде“, – ди ул.
– Бабайлар туфрак  җылынганлыгын белер өчен утырып карый торган булганнар, – дим.
Шунда бер мәзәк искә төште. Элегрәк булган инде ул. Обком секретаре язын районга килә. Райком секретаре белән бер колхозга баралар. Басуда туфрак өлгергәнме, юкмы, чәчәргә буламы дигән темага бәхәс булып ала. Секретарь чәчәргә ди, колхоз рәисе иртәрәк димәкче. Икесе дә сүзләрен бирми. Түземлеге беткән обком секретаре тыңлап тора да, узып баручы мари картына: “Әйтегез әле, чәчәргә буламы, юкмы?“ – ди.  Аксакал каршы килми, чалбарын төшерә дә туфракка утыра һәм “Чәчәргә була, туфрак җылынган!“ – ди.
– Сезнең югары белемле ике башыгыз мари картының артына да тормый! – дип нәтиҗә ясый обком секретаре.
Партия заманында чәчүне дә ныклы контрольдә тота иде шул. Бүген инде  кайчан, нәрсә чәчәсен һәр хуҗалык үзе хәл итә. “Туфрак өлгерде, без Аллага тапшырып тотынып карадык“, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр  Садыйков.
Чәчүчеләр белән дә сөйләшеп алдык. Илнур Гыйльмиев белән Данис Мөхәммәтҗанов икесе бер  комплекста эшлиләр. “Беренче көннәрдә икебез бергә чыктык, мөмкинлек булуга ике сменага күчәбез“, – ди Илнур.
Фәнил Гыйлаҗев ашлама һәм орлык белән тәэмин итеп тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хуҗалык игенчеләренә уңышлар теләде.
– Барлык хуҗалыклар да язгы кыр эшләренә керештеләр, – ди Ленар Абдуллин. – Быел шунысы игътибарга лаек – язгы кыр эшләренә ун көн – ике атна соңрак керешә торган “Заря“, “Ашыт“, “ Кызыл Яр“, “Аю“ хуҗалыкларында да эш бер чамада башланды. Алар күпьеллык үлән, уҗымнарны тукландыруны тәмамладылар да инде.
Ленар Илсур улы һәр хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясап чыкты. “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә күпьеллык үләннәр, уҗым тырмалыйлар. “Кырлай“да бәрәңге, орлык әзерлиләр, тукландыралар, тырмалыйлар. “Ватан“да ашламаны чәчкечләр белән кертәләр.  “Курса МТСы“ ширкәтендә тукландыру, тырмалау эшләре төгәлләнде, чәчүгә чыгарга торалар...
“Төрнәле-Пошалым“ ширкәтендә Биектаудан килгән ике трактор тырмада, әмма болар гына аз.
Хезмәт алдынгыларына быел да район башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев