Мөрәледә яшәүче Әлфия апа Җәләлиева йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Узган атнада Мөрәледә яшәүче Әлфия апа Җәләлиеваның йөз яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Йөзьяшәр әбине котларга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре белән район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде.
– Гади колхозчы гаиләсендә туып-үстем мин, – диде Әлфия апа. – Рәхмәт, ач итмәделәр. Әти тегү текте, итек басты. Әни дә бик тырыш кеше иде. Өч бала үстек, дүртенчебез балачакта ук үлгән. Миннән соң туган Фәрит сугышка барды. Ул кулын калдырып кайтты. Өйләнде. Матур гына гомер иттеләр, дүрт бала үстерделәр.
Әлфия Җәләлиева 1923 елның 27 июлендә Мөрәледә дөньяга килә. Авыл мәктәбендә дүртенче сыйныфны тәмамлый, бер ел Сеҗе мәктәбендә укый. Аннан колхозда, Сеҗедәге мех артелендә эшли. Паспорт алып, 1939 елда Казанга китә һәм тегү фабрикасына урнаша. Финнар белән сугыш барган ел була бу. Кыз хәрби киемнәр тегә. Аннан авырып китеп, туган авылына кайта. Әмма... немец фашистлары илебезгә басып керә.
Тау итәген кисеп бардык
Сугыш башланганда Әлфиягә нибары 18 яшь була. Яшь кызны урман кисәргә җибәрәләр. Аннан инде окоп казырга.
– Тау итәген кисеп бардык. 2800 метрдан артык җир казыганбыз. Безнең турыда ул вакытта газетада да язып чыктылар, – диде Әлфия апа. – Барыбыз да 16-18 яшьлек егет һәм кызлар. “Яшьләр юлы” дип атадылар бу аралыкны.
Аннан кайткач яшь кызны курсларга укырга җибәрәләр. Бер ай эчендә ул тракторчы-комбайнчы һөнәрен үзләштерә. Үзе трактор җыеп чыга, тугыз ел тракторда эшли.
– Анда да барысы да минем кебек кызлар иде инде, – ди Әлфия апа. – Бик күп авырлык-лар кичерергә туры килде, әмма сынмадык, сынатмадык. Ирләр арасында эшләдем, телгә кермәдем. Бездән ерак түгел генә рус авылы бар иде. Шунда йөреп эшләдек. Колхозда төрле хезмәт башкардык. Җәяү бик күп йөри идем. “Һай, балакай, бик күп йөрмә, аякларың бетәр”, – дия иде әни. Менә, аның сүзләре килде, хәзер аяксыз утырам.
Никахы да, туе да була
1949 елда кыз үз авылы егете Имаметдингә кияүгә чыга.
– Авылдашлар бит. Имаметдин белән кичке уеннарда очраша идек. Сугыштан кайтканнан соң тәкъдим ясады. Ярлы булса да, чибәр егет иде. Сүзгә дә бик оста. Шул матурлыгына, тәмле теленә кызыгып бардым. Заманына күрә никахы да, туе да булды, – диде Әлфия апа.
Матур гына гомер итә алар. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Имаметдин абый күптәннән вафат инде, әмма аның турында җылы итеп искә ала Әлфия апа. Дөрес, гаилә булгач, савыт-саба шалтырамый гына тормагандыр. Әмма Әлфия апа тел тидерә торганнардан булмый. Бик тә сабыр, тырыш, булган, уңган хатын санала.
– Авылда яшьтән үк хөрмәт иттеләр. Рәхмәт авыл халкына, – ди ул. – Эш сөйгәнне ил сөя, диләр бит. Димәк, мин хезмәтем белән аларның ихтирамын яулаганмын.
Юмор хисенә дә бай Әлфия апабыз (аңа әби дип әйтергә тел әйләнми, чөнки шаян сүзләре, каш сикертеп куя-куя шаяртып сөйләүләре белән яшь булып күренә) бервакыт ирен ничек кызык итүен дә көлә-көлә искә төшереп алды.
“Хатын-кызга нәрсә – бер эше юк аның, – ди ычкындыра бервакыт Имаметдин абый. Ирләрнең башкарган эшләре күренә, ә хатын-кызныкы юк. Көннәр буе аяк өстендә йөргән, суын ташыган, ипиен баскан, пешергән, балаларын караган, өен тәртиптә тоткан, эшенә дә барырга өлгергән, кыскасы, бер минут тик тормаган Әлфия апаның күңеленә тия бу сүзләр.
– Агачларны очладым да, Имаметдин кайтышка ишек алдына казык кагып чыктым, – ди Әлфия апа. – Менә, мин дә күзгә күренә торган эш башкардым, дидем. Бу хәл бөтен авылга ук таралды.
– Имаметдин абый нәрсә диде соң? – дип сорыйм.
– Нәрсә дисен инде? Бөтен “матур” сүзләрне тезеп китте, – диде ул көлеп.
Иң олы оныгына 52 яшь
Дүрт баласына сигез оныгы, 11 оныкчыгы бар. Йөз яшьлек юбилеена барысы да җыелып кайткан. Чәчәкләргә күмелгән иде юбилярыбыз.
–Иң олы оныгы Алсу апага 52 яшь инде. Иң кечкенәсенә 28 яшь, – диде оныгы Фәннурның хатыны Айгөл.
– Бүгенге көнем бик рәхәт, Аллага шөкер. Берүземә зур бер бүлмә. Караучыларым Илһаметдин белән Рәмзия киленгә рәхмәт. Балаларым бик игелекле булды. Оныкларым йөзгә кызыллык китерми. Бик бәхетле әни, әби мин, – диде Әлфия апа.
Сугыш ветеранының тол хатыны буларак, 2011 елда Арчадан фатир да биргәннәр аңа. “Бәдрәфе, мунчасы өйдә булган җирдә яшәп карыйсым килә”, – дип шунда күчкән. Оныгы, Илһам улының кызы Рузилә янына.
– Анда да бер минут тик тормады ул, – диде Айгөл. – Шул арада үзенә дуслар да тапты. Үзе кебек өлкән яшьтәге апалар яныннан өзелмәде. Кунаклар кайта, дисәләр, борщ пешереп куя иде. Эремчек пәрәмәчләре искиткеч була аның. Әби кебек ипи пешерүче хәзер юк та. Күәс ипие дип атала ул. Тавыкларын кыздыра, кибеткә чыгып тәм-томнарын алып кайтып куя. Яулыкларын кул белән генә юа. Үзе идәнгә утырып үтүкләп, матур итеп тезеп куя. Кеше килгән саен чистасына алыштыра. Элек-электән бик чиста, пөхтә булган ул.
“Әни яшенә җитәм әле”
Аяклары беткәч, авылга кайта. “Биш ел инде махсус җайланмага таянып кына йөри, – диде төп йорттагы килене Рәмзия ханым. – Йөз яше уңаеннан Коръән ашы үткәрдек. Башыннан ахырына кадәр өстәл артында утырды. Арды. Әмма сынатмады”.
Күңеле дә көр аның. Бернәрсәдән зарланмый, барысыннан канәгать. “Биш вакыт намазны калдырмый идем, хәзер булмый инде”, – ди заманында авылда абыстай да булып йөргән Әлфия апа.
Озак яшәвенең сере белән дә уртаклашты. “Авырлыклар чыныктырды, – диде. – Авырлыклардан курыкмаска кирәк икән. Әнием 102 яшендә вафат булды, мин дә ул яшькә җитәм әле”, – диде. Район башлыгы Илшат Нуриев озын гомер теләгәч, кая инде тагын, дип куйса да, саубуллашканда тагын очрашырга насыйп булсын, дип калды. Амин, Әлфия апа, икенче елга да очрашырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев