Арча моргында мәрхүм ир-атларны кемнәр юа?
Арча станциясендә булган җыелышта бик тә әһәмиятле проблеманы күтәрделәр.
Арча станциясендәге күп функцияле мәдәни үзәктә шул тирәлектә яшәүчеләрнең җыены булды. Район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты анда. Бик тә әһәмиятле мәсьәләләр турында сөйләштеләр, халык үзен борчыган проблемаларны да күтәрде. Проблемаларның берсен әйтеп үтәбез.
-- Арча моргында мәрхүм ир--атларны да хатын--кызлар юа, -- дип әйттеләр анда.
Без бу турыда район мөхтәсибе Әмир хәзрәткә әйттек.
--Мин бу турыда беләм, -- диде ул. -- Юарга ир--ат та таптык. Баш табиб белән сөйләшеп, бу мәсьәләне уңай хәл итәрбез, -- дип ышандырды.
Бу турыда газетага мәкалә дә әзерләрбез әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев