erid:2VtzquqpS7d
Мөслимдә арчалар җиңүләр яулады
Арча яңалыклары

Мөслимдә арчалар җиңүләр яулады

Молодцы!

17 нче январь көнне Мөслимдэ көрәшче һәм судья Корбанов Фәрит истәлегенә багышланган  VI республика турниры булды. Мөслим белән Арча арасы якын ара булмаса да, әти-әниләр белән берлектә, тренер Фәнил 4 яшь көрәшчене алып барды бу ярышка. Турнирда республикабызнын 15 районыннан 200 ләп көрәшче  катнашты.
Арча егетләре бик яхшы чыгыш ясады, 4 се дә чемпион булдылар. Алар:
🥇Ахунов Самир, 28 кг, 6 нчы мәктәп, тренеры Һидиятуллин Фәнил ;
🥇Фәйзрахманов Аяз, 32 кг, Ашытбаш мәктәбе, тренеры Сәләхов Марат;
🥇Искәндәров Ильяс, 40 кг, 6 нчы мәктәп, тренеры Һидиятуллин Фәнил. ;
🥇Искәндәров Ислам, 70 кг, 6 нчы мәктәп, тренеры Һидиятуллин Фәнил.
Барлык үлчәү авырлыкларында 1 нче урынны яулаган егетләр арасында турнирның төп буләге - велосипед уйнатылды.  Велосипед Ашытбаш егете  Фәйзрахманов Аязга насыйп булды. Без бу турыда сайтка язган идек инде.
Вакытларын кызганмыйча, уз транспортларында балаларны ярышка алып барганнары өчен, аларга hэр яклап  ярдәм курсэткэннэре өчен "Арча" спорт комплексы җитәкчелеге, тренерлар, әти-әниләр Ахуновлар, Искәндәровлар гаиләсенә зур рәхмәт әйтә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев