erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мостафа агай, авылдашларың синең игелекле эшне дәвам итә

Мостай чишмәсе яши!

Кеше китә, җыры кала, диләр. Менә Мостафа Мөсәлимов дигән кеше 1738 елда туган булган (үлгән елы, кем булганлыгы, язмышы билгеле түгел). 
Аның туганына 285 ел вакыт узган инде. Үзенә күрә бер юбилей дияргә дә була. Аның ерак бабаларының  Наровчат дигән шәһәрдән (Пенза өлкәсе) 1600 елда Көтернәс авылына кайтып урнашулары билгеле. Мостафа бабай зирәк кеше булган, ул үзенең исемен чишмә белән мәңгеләштереп калдырган. Күпме еллар үтсә дә, авыл халкы әлеге чишмәнең исемен дә, үзен дә кадерләп саклый.

Әлеге чишмә Алсу һәм Илфат Ивановларның бакча башында гына. Алсу – Күпербашта озак еллар укытучы булып эшләгән Җәләй абый Йосыповның оныгы. Җәләй абыйны яхшы хәтерлим, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша иде, газетабызның актив хәбәрчесе дә булды. Җәләй абый укучылар белән өмәләр оештырып шушы чишмәне күп еллар төзек тоткан. Шушы игелекле эшне оныгы, кияве дәвам итүе символик мәгънәгә ия. Алар Җәләй бабайларның нигезен дә, чишмәне дә саклый.
Алсу Күпербашта китап-ханәче, Илфат егерме елдан артык Арчада сак бүлегендә эшләгән.

Әлеге чишмәгә мине Данил Нигъмәтҗанов чакырды. Данил озак еллар “Водоканал-Сервис“ ширкәтендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Без бергәләп  Мостай чишмәсенә юл тоттык. Урам буйлап килгәндә болынга таба төшә торган тыкрык бар. Тыкрык башында ук “Мостай чишмәсе“ дип язылган арка куелган. “Монысын Казанда яшәүче авылдашыбыз Илнур абый Газизов үз акчасына эшләтте, – диде Данил. – Чишмәне яңартуда төп иганәче, авылыбыз тарихын архивлардан табып барлаган кеше, чишмә исеменең тарихын да ул эзләп тапты“. 
Тыкрык башында өр-яңа көрәк сөяп куелган. “Болай кар-бураннардан соң юлны көрәп торабыз инде, – ди Данил. – Әлеге көрәкне кирәге чыкса, дип куйдык. Чиләкләрне дә, көрәкләрне дә алып китәрләр, диючеләр бар. Беренчедән, моңа ышануы кыен. Икенчедән, алып китсәләр тагын куярбыз“.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Юк, тимәсләр. Чөнки авыл, әлеге  урам кешеләре җәй буе өмәләр ясап чишмәне  төзекләндергәннәр, беркем бер тиен акча сорамаган. Бурага дигән агачны акча җыеп сатып алганнар, аны Илфат Иванов Мари Иленә барып алып кайткан. 

Күпербашлар “Жилкомбытсервис“ ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимовка, шәһәр башкарма комитетына  ярдәмнәре өчен рәхмәт укый. Альберт Данис улы үз чиратында авыл халкын мактый, бик тырышлар, активлар, ди. Ул Күпербашны туган авылым кебек, ди. Әтисе 1972 елдан  биредә мәктәп директоры, Альбертның балачагы шунда үтә.
Шулай бергәләп чишмәне яңартып, аны искиткеч матур өйле иткәннәр. Урыны да искитәрлек, каршыда гына күл. Җәйгә биредә ял паркы ясарга дип планлаштырып торалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев