Мөхтәсибәт вәкилләре велоэкскурсиядә
Фронтовиклар рухына багышлап дога кылынды
Арча мөхтәсибәте вәкилләре Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан узган велоэкскурсиядә катнашты.
22 инь көнне иртәнге сәгать дүрттә, ягъни сугыш башланган мизгелдә Арча шәһәрендә велоэкскурсия оештырылды. Әлеге чара Арча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, “Казан арты” тарих-этнография музее һәм Арча районы мөхтәсибәте катнашында үткәрелде.
Район яшьләре, җәмәгатьчелек, шул исәптән җитәкчелек Арча шәһәренең истәлекле, тарихи һәм хәрби батырлык белән бәйле урыннары буенча велосипедта йөреп узды. Бер сәгать ярым дәвамында узган экскурсиядә катнашучылар Арча шәһәре үзәгеннән Көнчыгыш бистәсенә таба юл алды, төрле шәхесләр күмелгән каберлекләрдә, Мәңгелек ут янында һәм Җиңү паркында булды, бер үк вакытта саф һавада сәламәтлекләрен ныгытты һәм районның бай тарихы белән танышты.
Чара ахырында Арча районы имам-мөхтәсибе урынбасары Айдар хәзрәт Сафиуллин Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм сугыштан соң арабыздан киткән фронтовиклар рухына багышлап дога кылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев