Мәсхүт абыйда кунакта
Югары Пошалым авылында заманында колхозның, районның алдынгы механизаторы, кыр батыры булган Мәсхүт Галиәхмәтов гаиләсендә кунакта булып кайттым.
Югары Пошалымда андый кеше барлыгын миңа “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов әйткән иде. Шәйдулла Имамович заманында район авыл хуҗалыгы идарәсен дә җитәкләде, кеше кадерен белә торган җитәкче.
– Мәсхүт абыйга эшкә әйтәсе дә юк иде, ул үзе белеп эшли иде, – диде элек колхоз рәисе булып эшләгән Камил Фатыйхов.
Мәсхүт абый сугыш чоры баласы, ул 1940 елда туган. Әтисе Мулләхмәт Бөек Ватан сугышында башыннан ахырына кадәр катнашып Берлинга хәтле барып җиткән, рейхстагка үз исемен язып калдырган кеше. Ул санитар булган, күп яралыларга ярдәм иткән. Аның Германия, Польша, Ленинград өчен көрәшеп алган медальләрен бүген дә гаиләдә кадерләп саклыйлар. Аңа сугыштан исән кайту насыйп була, ветеринария табибы булып эшли. Бакча тутырып җиләк-җимеш агачлары үстерә, намазын да калдырмый. Чисталык ярата, бакча артындагы елга буйларын да тәртиптә тота.
Күпербаш кызы Зәйтүнә белән гаилә коралар, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Иң олысы – Әлфинур апа авылда фельдшер, аннан соңгысы Мәсхүт абый була инде – ул Үрнәктә укып тракторчы була. Илсур агрономлыкка укый. Балта остасы да, хәзер Арчада яши, түбәләр яба, йортлар тышлый.
Мәсхүт абый әтисе азат иткән Польшада өч ел хезмәт итә. Кайткач тракторга утыра, көнне төнгә ялгап колхоз кырларында эшли, чәчә, сукалый, тырмалый. Кыр эшләре беткәч фермада тирес түгә, басудан эскерт тарттыра, юлларны кардан чистарта. “Чыпчык басуыннан Пошалымга кадәр эскерт өстерәттек”, – ди.
Ташкичү авылы кызы Фагыйлә белән бер кыз үстерәләр. “Каралты-кура, йорт җиткерергә ул вакытта әти ярдәм итте”, – ди.
Йорт дигәннән, бу турыда сүз кузгалгач авыр хатирәләр дә яңарды. Мулләхмәт абыйларның урта хәлле крестьян гаиләсенә кулак дигән ярлык тагалар. Йортны, бар мөлкәтне тартып алалар. Йортны Мәтәскәләр сүтеп алырга тиеш була, әмма алар 7 балалы гаиләне өйсез калдырудан баш тарта. Ә Пошалымның үзендә андый кешеләр табыла... Кош-кортларны да калдырмыйлар, бер тавык качып калган була, авылның бер куштаны икенче көнне килеп аны да алып китә.
Ә күп балалы гаилә нишләргә тиеш? “Әти белән әни бик тырыш кешеләр булган, алар бура абзарга мич чыгарып шуны яшәрлек хәлгә китергәннәр, без шунда үстек”.
Менә шундый авырлыклар, тетрәнүләр күреп үскән балаларның аннан соңгы гомер юлларына карап сокланырлык. “Әти елга 365 көн эштә иде, ул ялның нәрсә икәнен белмәде. Авыл халкына да күп ярдәм иткән, бакчалар сукалаган, печән, утын алып кайтып биргән. Йорттагы эшкә вакыты да калмаган. Үзебезнең бәрәңгене дә яңгыр яуган көнне басуда эш тукталганда утырта идек”, – ди кызы Әнисә. Районның, колхозның иң яхшы тракторчысы дигән исемнәргә күп тапкырлар лаек булган.
Әлфинур апа 36 ел фельдшер булып эшләгән. Аның да бүләкләрен санап бетергесез. Берничә тапкыр “Районның иң яхшы фельдшеры” исемен алган, районның Мактау китабына кертелгән.
Туганлык, ата-анага, өлкәннәргә кадер-хөрмәт дигән төшенчәләр дә изге бу гаиләдә. Мәсхүт абый, Фагыйлә апа бер-бер артлы инсульт кичергәч аларны кияүләре Наил белән кызлары Әнисә үз йортларына сыендырганнар, аерым бүлмә биргәннәр. Әлфинур апа уколлар ясап, кирәкле дәваны биреп торган. Наилнең әнисе Роза ханым да дөнья бәһасе кеше. Аларның татулыгына таң калырлык.
Фагыйлә апа 2012 елда бу якты дөньяны калдырып китеп барган. Ул башта фермада эшләгән, аннан мәктәптә техник хезмәткәр булган. Әмма Мәсхүт абый ялгыз түгел, аның әйләнәсендә иң якын, игелекле кешеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев