«Мунча ташы» артистларына "атказанган" исеме бирелгән
«Мунча ташы» эстрада театры артистлары Рөстәм Хәсәнов белән Илгиз Гыйлфановка «Татарстанның атказанган артисты» исемнәре бирелгән. Сөенечле хәбәрне Татарстанның халык артисты, театр җитәкчесе Гамил Әсхәдулла җиткерде.
«Сәлам, дуслар! Көн саен колакны ярып, куркыныч хәбәрләр килеп торган көннәрдә, бер җылы хәбәр килеп иреште. Театрыбызның кырык еллык юбилее хөрмәтенә, сезнең яраткан артистларыгыз Рөстәм Хәсәнов hәм Илгиз Гыйлфановка «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелу турында хәбәр килде! Безнең театрга зур өлеш керткән, 12 ел яраткан хезмәтләренә тугры калып, бик күп кызык рольләр уйнаган егетләр бу исемгә лаеклы дип санаган җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә! Киләчәктә дә алар сезне кызык рольлләре белән сөендерерләр, хөрмәтле тамашачылар!», — дип уртаклаша Гамил Әсхәдулла.
Фото: Татар-информ ---
Матбугат.ру Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28839
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев